Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Нефтехимик» сыната…

Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) чемпионатында катнашучы «Нефтехимик» командасының плей-оффка уза алачагына өмет зур түгел. Моның өчен турнир таблицасында кимендә сигезенче урынны алырга кирәк, ә безнекеләр тугызынчы урыннан югарырак күтәрелә алмыйлар әле. Башка шәһәрләрдә үткәрелгән соңгы өч уенда да «Нефтехимик» оттырды: Минск «Динамо»сына - 0:5, Мәскәү ЦСКАсына - 1:4 һәм «Лев»...

Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) чемпионатында катнашучы «Нефтехимик» командасының плей-оффка уза алачагына өмет зур түгел.

Моның өчен турнир таблицасында кимендә сигезенче урынны алырга кирәк, ә безнекеләр тугызынчы урыннан югарырак күтәрелә алмыйлар әле. Башка шәһәрләрдә үткәрелгән соңгы өч уенда да «Нефтехимик» оттырды: Минск «Динамо»сына - 0:5, Мәскәү ЦСКАсына - 1:4 һәм «Лев» (Попрад, Словакия) командасына 1:3 исәбе белән.

Хәзер безнекеләр дүрт уенны үзебезнең шәһәрдә үткәрә. 24 гыйнварда «Северсталь»ны (Череповец) 4:2 исәбе белән җиңә алдылар, кичә, 26 гыйнварда, «Спартак» (Мәскәү) белән уйнадылар (газетаның бу санын типографиягә тапшырганда, нәтиҗәсен әле белми идек). Иртәгә, 28 гыйнварда, 17 сәгатьтә «Нефтехимик» үз бозында «Витязь» (Чехов), ә 30 гыйнварда 19 сәгатьтә «Атлант» (Мытищи) командаларын кабул итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев