Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Балаңның кайда йөргәнен беләсеңме?

- Хәерле кич, сезгә полиция инспекторы шалтырата, төн уртасында уналты яшьлек кызыгызның кайда, кем белән нишләп йөргәнен беләсезме? - дигән сорау иске Яңа ел төнендә бер ананы татлы йокысыннан айнытып җибәрде. -Иптәш кызы белән бәйрәмгә чыгып китте. Күптән түгел шалтыраткан да идем, трубкасын алмады, кайтыр юлга чыккандыр инде, күрәсең. Полиция...

- Хәерле кич, сезгә полиция инспекторы шалтырата, төн уртасында уналты яшьлек кызыгызның кайда, кем белән нишләп йөргәнен беләсезме? - дигән сорау иске Яңа ел төнендә бер ананы татлы йокысыннан айнытып җибәрде.

-Иптәш кызы белән бәйрәмгә чыгып китте. Күптән түгел шалтыраткан да идем, трубкасын алмады, кайтыр юлга чыккандыр инде, күрәсең.

Полиция инспекторлары Наҗия Гыйздәтуллина белән Валентина Дмитриева ике яшүсмер кызны үзләреннән берничә яшькә олырак ике егет янәшәсендә Химиклар урамындагы 80а йорт ишегалдында туктаттылар. Керфекләрен, иреннәрен буяган кызлардан «унсигез яшь тулганмы соң әле сезгә, төнге унбер тулганда урамда йөрисез» дип сорагач, болар, полиция майорына җавап бирәсе урында, күкрәкләрен киереп, «текә» кыяфәткә керергә тырышып, «нәрсәгә сорыйсыз?» дип гаҗәпләнергә тотындылар. Сорауга җавап бирергә теләмәүләре үк аларга унсигез тулмаганын күрсәтеп тора иде...

Балигъ булмаганнар кичке сәгать уннан соң урамда әти-әнисез йөрсә, аның ата-анасына беркетмә төзелә һәм беренче мәртәбә тотылганы өчен - 500 сум, ә инде икенче мәртәбә 2 мең сум күләмендә штраф салына. Әлеге ике кызның җавапсыз ата-анасына да хәзер штраф түләргә туры киләчәк. Бу кызларга инспекторлар күпме вакыт сарыф иткәнен исәпкә алсак, бу сумманың әле шактый аз булуын да әйтергә кирәктер. Беркетмә төзер өчен исемнәрен, фамилияләрен сорагач, теләсә нинди исем уйлап табарга тотындылар болар. Аннары инспектор ата-аналарына шалтыратмасыннар өчен, мең төрле сәбәп эзләделәр. Тикшерә торгач, бу кызларның 1нче татар гимназиясендә тугызынчы класста укулары ачыкланды. Иң аянычлысы: татар кызларының тәртипләре, үз-үзләрен тотышлары үтә дә начар иде.

- Яшьләрнең тәртибе начарайганнан-начарая бара, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә исәпкә бастырылган балалар саны елдан-ел арта. Әле кайчан гына мондый хәлне күз алдына да китермәгән идек, - ди эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор Наҗия Гыйздәтуллина.

Уйлап карасаң, мондый хәлнең беренче сәбәпчеләре - дөрес тәрбия бирмәгән ата-аналар. 15-16 яшьлек бала туган көнен үткәрсен өчен, бер төнгә квартир алып бирәләр. Аннары өстәлгә шампан шәрәбе яки башка исерткеч эчемлек куялар. Бәйрәмгә кемнәр килүе белән кызыксынмыйлар. Нигә туган көнен үз өегездә генә үткәрмисез, дип сорагач, без балабызга ышанабыз, дип җавап кайтаралар. Шулай дип уйлыйсыз икән, белеп торыгыз: мондый күңел ачу кичләренә балагызның өлкәнрәк яшьтәге танышлары килми калмый. Билгеле, алар кунакка буш кул белән йөрмиләр. Бүләкләре - спиртлы эчемлек, тәмәке, наркотик һ.б. була. Аннары шундый кичәләрдән соң, кесә телефоны яки фотоаппарат урлаулары турында эчке эшләр идарәсенең дежур частенә гариза белән еш киләләр. Ата-аналар баласының туган көнен кем белән уздырганын белмәгәнгә күрә, полицейскийлар эзләүне каян башларга икән дип баш ватарга мәҗбүр була.

Ә кайбер гаиләләрдә исә баланың тамагы тукмы, җылы киенгәнме-юкмы ул һәм башка шундый җитди мәсьәләләрне ата-анасы түгел, ә полиция хезмәткәрләре кайгыртырга мәҗбүр була. Шундый бер гаилә Химиклар урамындагы 66а йортта яши. Тышкы ишекләре шундый матур, заманча ясалган, ә эчкә кергәч...

Озак кына шакый торгач, ишекне тәмәке тартучы бер хатын ачты. Квартирдагы барлык әйбергә төтен исенә сеңеп беткән. Ике бүлмәле квартирда ике гаилә яши. Кухня абзарны хәтерләтә, анда әллә нинди капчыклар, иске киемнәр, тәмәке төпчекләре аунап ята. Күренгәнчә, бу бүлмәдә инде күптән ашарга әзерләгәннәре юк. Чәйнекне һәрберсе үз бүлмәсендә кайната. Берсенә кергәч, егылып китә яздым. Бер карават та юк, матрац өстендә биш һәм алты яшьлек ике малай. Өсләрендә киемнәре чиста булса да, уенчыклары юк. Нишләргә микән дип, аптырашып, әле бер-берсенә әле әти-әнисенә карап утыралар... Әниләре күптән түгел генә кайткан икән. Әмма эштән түгел шул... Элекке ире яныннан. Балалар аналарының биш-алты көн өйгә кайтмауларына инде ияләнгәннәр. Ул бер атна - бер, икенче атна икенче ире белән яши икән. Сабыйларны әтиләре карый. Малайларның бер зур сөенече бар: әтиләре инде бер ай эчми, хәтта эшкә дә урнашкан. Әмма тәмәкесен ташламый, кухняга чыккан саен кабыза...

Гагарин урамындагы 5б йортта яшәүче гаиләнең ишеген шакыдык. Әмма сәгать төнге унбер булуына карамастан, ишекне ачучы булмады.

- Тагын исерек инде болар. Бәйрәм бит бүген, эчәргә сәбәп тә табылган, тагын исерешеп берәр кайда кайта алмый яталардыр инде. Үзләренең тормышы - тормыш түгел, әмма 16 яшьлек уллары кызганыч, - диләр инспекторлар.

Биредә бу малайның әнисе, аның бертуган абыйсы һәм әбисе яши. Акча табылу белән үк, аны аракыга туздыралар. Бу көнне дә, күрәсең, әлеге хәл кабатлангандыр.

Әмма малайны инспекторлар күршедәге Гагарин урамындагы 7нче йортта таптылар. Бер танышы янына кергән икән. Кышның сап-салкыл көнендә өстенә җиңел булса да куртка да кимәгән. «Биш минуттан өеңдә бул, хәзер барып тикшерәбез», дигәч, торып чапты. Өенә ашыккандыр инде бу, дип уйлаган идек, әмма унбиш минут үткәч тә, өенә кайтмады.

Әнисе көннәр буе кайтмыйча, ә кайткан көннәрендә исереп йоклап яткач, өйдәге тәртипсезлекне күреп, бала ничек өенә кайтырга теләсен инде? Балалар ата-аналарыннан үрнәк алалар, димәк, киләчәктә бу малай да, төтен иснәп үскән биш һәм алты яшьлек ике сабый да ата-аналарының гамәлләрен кабатлаячак бит. Ник ата-аналары бу турыда бераз уйланмыйлар икән? Хәер, уйлый белү өчен башыңда акыл булу кирәк шул...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев