Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Гаделсезлеккә битараф булмагач

«Туган як»та Фатыйма Габидуллинаның берсеннән-берсе үткенрәк һәм кызыклырак мәкаләләрен даими укып барабыз. Бу кешедә табигый журналистлык сәләте бар. Тормышның төрле мизгелләрен тотып алып, үз фикерен оста җиткерә белә ул. Чөнки үзе гаделсезлеккә битараф түгел, ярдәмгә мохтаҗлар яныннан да тыныч күңел белән узып китми. Һәр нәрсәне үз йөрәге аша үткәрә, кешелекле....

«Туган як»та Фатыйма Габидуллинаның берсеннән-берсе үткенрәк һәм кызыклырак мәкаләләрен даими укып барабыз. Бу кешедә табигый журналистлык сәләте бар. Тормышның төрле мизгелләрен тотып алып, үз фикерен оста җиткерә белә ул. Чөнки үзе гаделсезлеккә битараф түгел, ярдәмгә мохтаҗлар яныннан да тыныч күңел белән узып китми. Һәр нәрсәне үз йөрәге аша үткәрә, кешелекле.

Гомере буе Аллаһы җибәргән сынауларны үтеп тә, күңеле керләнмәде, иманы гына көчәйде.

Башта ире Мәгъсүмнең әнисен дәвалый-дәвалый тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Аннан соң, әнисенең дә авыруы көчәеп, ул аны озак еллар карады. Язмышына шулай язылгандыр инде, хәзерге вакытта ул зур сабырлык белән әтисен тәрбия кыла. Сугыш михнәтләрен кичкән, фронтта каты яраланган әтисе авырып, урын өстендә ята аның. Фатыйма аны сабый баладай бага, әтисенең һаман да намаз укый алуына, дога кылуына сөенә.

Гадәттә, гомер тегеләй дә үтә, болай да, дип әйтергә яратабыз. Әмма Фатыйма үзенең гомерен файдалы итеп үткәрергә омтыла. Кайда гына эшләсә дә, җиренә җиткереп, намус белән башкарды. Читтән торып, Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлады. Төзүчеләр поселогындагы һәм, шулай ук, үзәк мәчеттә балаларга дингә нигезләнгән әхлак дәресләре укытты. Аллаһыга шөкер, ире Мәгъсүм аның ышанычлы таянычы, фикердәше. Алар икәүләшеп хаҗ гамәле дә кылдылар. Мәгъсүм үзе аһәңле тавыш белән азан әйтеп, намаз укучы кеше.

Шөкер, улының гаиләсе дә аның изге үгет-нәсихәтләрен тыңлап, яхшы яшиләр. Килене балалар бакчасындагы әхлак төркемендә эшли, Оныклары да шундый төркемдә тәрбияләнәләр.

Ә бит Фатыйма - заманында Гөлнур Нуриева белән бергәләп, мөслимәләргә паспортка яулык ябып төшәргә рөхсәт таләп итеп, Мәскәүгә кадәр барган ханым.

Алга таба да «Туган як»та Фатыйма ханымның үткен-үткен язмаларын укырбыз дип өметләнәбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев