Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Каенлыда урам бәйрәме

Башка авылларда ничектер, ә безнең Каенлыда, хәтта, урамнар да ярыша. Аны, беренчеләрдән булып, Интернациональ урамы башлап җибәргән иде,Татарстан урам да әлеге ярышка бик теләп кушылды. Бу чараны мәдәният йорты җитәкчесе Фәүзия Әхмәтшина белән китапханәче Флүрә Гарипова оештырдылар. Кыш булгач, урам ярышы өчен мәдәният йорты сәхнәсе сайланган иде. «Ромашка» балалар бакчасы...

Башка авылларда ничектер, ә безнең Каенлыда, хәтта, урамнар да ярыша. Аны, беренчеләрдән булып, Интернациональ урамы башлап җибәргән иде,Татарстан урам да әлеге ярышка бик теләп кушылды.

Бу чараны мәдәният йорты җитәкчесе Фәүзия Әхмәтшина белән китапханәче Флүрә Гарипова оештырдылар. Кыш булгач, урам ярышы өчен мәдәният йорты сәхнәсе сайланган иде.

«Ромашка» балалар бакчасы җитәкчесе, кичәне алып баручы Резидә Ильясова, тамашачы каршына чыгып, шигырь сөйләгән, биегән, җырлаган һәр нәнигә күчтәнәч өләште.

Шыгрым тулы зал (урын җитмәгәннәр аягүрә торды) биш яшьлекләрдән алып сиксәненә җиткән «артист»лар чыгышын ихлас күңелдән карады. Өлкән яшьтә булсалар да, очып-очып рус һәм грузин биюләрен башкарган Мансур Фәхертдинов, Госман Гомәров, үзәкләрне өздереп җырлаган Рәшит Җиһангиров, Назиф Әхмәтов, урамыбыз сандугачы Илзирә Шәрәфиева, Гүзәл Ильясова, Камилла Хәбибуллина, Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов, аның җыр-моңга гашыйк улы Алмаз, баянчылар Айрат Динмөхәммәтов, Руслан Шәмдинов, биюче кызалрыбыз Энҗүдә Шиһапова белән Миләүшә Борһанова - һай, аларның барысын да санап бетерерлекме соң?! Өч сәгатькә сузылган бу тамашаны мин авылдашларымны бер-берсенә тагын да якынайтучы, берләштерүче олы бер бәйрәм дип атар идем.

Урам булгач, була инде

Ак кары да, бураны да.

Бәхет кенә теләп калыйк

Бу Татарстан урамына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X