Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Алкоголь тозагыннан котылырга теләсәгез...

Бер генә кеше дә алкоголикка әйләнү турында хыялланмый. Андый хәлгә калганнарның күпчелеге - тормышында очраган проблемаларны җиңә алмаган көчсез кешеләр. Үзләрен тынычландыру, күңелләрен күтәрү өчен, алар рюмкага үрелә. Һәм тора-бара, үзләре дә сизмәстән, алкоголь тозагына эләгә - аннан башка инде яши алмый башлый. Нәтиҗәдә, кеше җәмгыять һәм гаиләсе өчен югала,...

Бер генә кеше дә алкоголикка әйләнү турында хыялланмый. Андый хәлгә калганнарның күпчелеге - тормышында очраган проблемаларны җиңә алмаган көчсез кешеләр. Үзләрен тынычландыру, күңелләрен күтәрү өчен, алар рюмкага үрелә. Һәм тора-бара, үзләре дә сизмәстән, алкоголь тозагына эләгә - аннан башка инде яши алмый башлый.

Нәтиҗәдә, кеше җәмгыять һәм гаиләсе өчен югала, тормышның иң төбенә тәгәри. Алкогольнең кеше организмы өчен коточкыч зур зарары турында әйтеп тә торасы юк. Эчкечеләр бик тиз авыру кешегә әйләнә, сәламәтлеге һәм кешелек дәрәҗәсе тәмам җимерелә, һәм ахыр чиктә, якты дөньядан иртә китеп бара.

Әмма алкоголь бәйлелегенә эләккән кеше вакытында акылга килеп, түбән тәгәрәүдән котылырга теләсә, без ярдәм итәргә әзер. Түбән Кама наркология диспансерында сез алкоголизмнан аноним рәвештә дәвалана аласыз. Сәламәтләнеп, аек тормышка кайтырга телисез икән - рәхим итегез. Белешү өчен безнең телефон: 39-16-75.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев