9 ноябрь 2011 яңалыклары
-
9 ноябрь 2011 - 05:27Чын укытучы шундый булаБу язмамда үзем бик тә хөрмәт иткән кеше - Түбән Уратма авылы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Рафаил кызы Нуриәхмәтова белән таныштырырга телим. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, шәһәр кызы Гүзәл, шәһәрдә калу мөмкинлеге булса да, үзе теләп, Түбән Уратма авылы урта мәктәбенә эшкә килә. Биредә ул...
-
9 ноябрь 2011 - 05:24Яңа рентген кабинеты эшли башладыКүптармаклы үзәк дәваханәнең 2нче дәвалау корпусында (элекке Медсанчасть бинасы) яңа рентген кабинеты ачылды. Хәзер шәһәребездә мондый кабинетлар саны дүрткә җиткән. Бу соңгысында тулысынча ремонт ясалган һәм яңа рентген аппараты кайтартылган. Киләчәктә барлык рентген кабинетлар бер урында булачак, шул рәвешле бердәм диагностика бүлеге сафка басачак икән. - Әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе авырулар...
-
9 ноябрь 2011 - 05:18Зәңгәр томаннар артында...Тәмәке тартуның зарары турында табиблар да кисәтә, газета-журналларда да язалар, кешеләр сөйләшүенә колак салсаң, алар да бу теманы читтә калдырмый, әмма моңа карап кына тартучылар саны кимеми, никтер, киресенчә, арта гына бара. Иң аянычлысы шул: хәзерге заманда тәмәкечеләр арасында «гүзәл затлар» бик күбәйде. Хатын-кызлар XX гасыр азагында һәм XXI гасыр...
-
9 ноябрь 2011 - 05:01Җиңүчеләрнең берсе — Алексей ЖуравлевТүбән Каманың иң көчле көрәшчеләреннән берсе, «ТАНЕКО» предприятиесендә электрик булып эшләүче Алексей Журавлев узган ял көннәрендә Липецк шәһәренә, билбаулы көрәш буенча Россия кубогы өчен ярышка барып кайтты. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән җыелган унбиш команда (Төньяк Осетия, Карачай-Черкес, Кабарди-Балкар республикалары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Рязань һ.б.) билбаулы көрәшнең классик һәм...
-
9 ноябрь 2011 - 04:57Студентның Америкада күргәннәреҖәй айларында чит илдә акча эшләп кайту бик күп студентларның теләге. Әмма Мәскәүгә барып махсус әңгәмәдә катнашып, тестларны эшли алсаң гына виза бирәләр икән. Виза өчен әле алтмыш мең чамасы акча да түләргә кирәк. Үзебезнең Югары Чаллы авылы мәктәбен тәмамлап, Казан университетында икътисад факультетының 5нче курсында укучы Инсаф җәйге вакытта...
-
9 ноябрь 2011 - 04:37Пычрак сәясәт. Чиратта кайсы илләр?Пычрак сәясәт. Чиратта кайсы илләр? Үз иленең, үз халкының чын патриоты, герое, таянычы, 40 елдан артык лидеры булган Муаммар Каддафины ерткычларча җәзалап үтергәннәрен телевизор аша бөтен дөнья күзәтте. Җан кыючыларның НАТОның махсус отряды булуын аңламаган беркатлы кешеләр дә бу вәхшилек мөселманнарга карата көчле нәфрәт тудырмый калмагандыр. Африка илләрендә революцияләр оештырган...