Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Чын укытучы шундый була

Бу язмамда үзем бик тә хөрмәт иткән кеше - Түбән Уратма авылы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Рафаил кызы Нуриәхмәтова белән таныштырырга телим. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, шәһәр кызы Гүзәл, шәһәрдә калу мөмкинлеге булса да, үзе теләп, Түбән Уратма авылы урта мәктәбенә эшкә килә. Биредә ул...

Бу язмамда үзем бик тә хөрмәт иткән кеше - Түбән Уратма авылы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Рафаил кызы Нуриәхмәтова белән таныштырырга телим. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, шәһәр кызы Гүзәл, шәһәрдә калу мөмкинлеге булса да, үзе теләп, Түбән Уратма авылы урта мәктәбенә эшкә килә. Биредә ул рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Адәм баласын язмыш йөртә, диләр бит. Гүзәл апаның да язмышы авыл белән бәйләнә. Шушы авыл егете, укытучы Йосыф Нуриәхмәтов белән танышып, гаилә корып җибәрәләр. Авылда мал-туарсыз булмый. Бу яшь пар да кош-корт, сыер асрый. Шәһәрдә туып-үскән Гүзәл апага авыл тормышына ияләшү бик җиңел булмагандыр, билгеле. «Саварга өйрәнгән беренче сыерым бик акыллы булды, бик озак саусам да, түзеп тора иде», - дип искә ала ул. Озак көттермичә, ямь өстенә ямь өстәп, беренче балалары - Гөлнара дөньяга килә. Бар да бик шатлана, шәһәрдәге әби-бабайларының да шатлыклары зур була. Шәһәр белән авыл арасы ерак түгел, әби-бабай гел килеп, булышып, ярдәм итеп торалар. Әти-әни ярдәмен тоеп, үзеңнең бу тормышта нәниеңә кирәклегеңне аңлап яшәү үзе бер бәхеттер. Икенчегә малай - Булат тугач Нуриәхмәтовларның шатлыгын әйтеп тә торасы юк. Бар да бик бәхетле, шат; гаилә тулы, түгәрәк. Ләкин, бар да әйбәт барганда, яшь укытучының бер-бер артлы сеңлесе, әтисе, әнисе үлеп китәләр. Бик авыр кичерә Гүзәл апа бу югалтуларны. Шундый зур кайгыларны җиңеп, үзендә яшәр өчен көч табарга, сынмый-сыгылмый тормышны дәвам итәргә аңа өзелеп яратучы ике баласы, үзен аңлый белүче, һәрвакыт терәк булырдай ире Йосыф абый булыша. Үзенең борчу-мәшәкатьләре белән тормыш дәвам итә. Гүзәл апа да үз эшендә. Ул зур классларда рус теле һәм әдәбияты укыта. Үз эшенә бөтен көчен куеп, яратып башкара. Балаларга белем орлыкларын түкми-чәчми җиткерә. Укучылары төрле ярышларда, олимпиадаларда катнашып, районда, хәтта республикада призлы урыннар алалар. Һәр елны 9нчы һәм 11нче класс укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерли. Ул укыткан һәр класс баласы рус теленнән имтиханны уңышлы биреп бара. Бу - Гүзәл апаның тырыш хезмәт җимешләре. Балалар, ата-аналар, укытучылар белән уртак тел табып, аңлашып эшли. Гадел, көчле рухлы, чын укытучы исеменә лаек шәхес ул Гүзәл Рафаилевна. Мин үзем инде институтта укысам да, аңламаган сорауларым булганда, Гүзәл апа янына барам, һәм ул бик теләп булыша. Яраткан укытучыма эшендә, гаиләсендә зур уңышлар, һәрчак яшь, матур булып калуын телим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев