Туган як

Зәңгәр томаннар артында...

Тәмәке тартуның зарары турында табиблар да кисәтә, газета-журналларда да язалар, кешеләр сөйләшүенә колак салсаң, алар да бу теманы читтә калдырмый, әмма моңа карап кына тартучылар саны кимеми, никтер, киресенчә, арта гына бара. Иң аянычлысы шул: хәзерге заманда тәмәкечеләр арасында «гүзәл затлар» бик күбәйде. Хатын-кызлар XX гасыр азагында һәм XXI гасыр...

Тәмәке тартуның зарары турында табиблар да кисәтә, газета-журналларда да язалар, кешеләр сөйләшүенә колак салсаң, алар да бу теманы читтә калдырмый, әмма моңа карап кына тартучылар саны кимеми, никтер, киресенчә, арта гына бара. Иң аянычлысы шул: хәзерге заманда тәмәкечеләр арасында «гүзәл затлар» бик күбәйде. Хатын-кызлар XX гасыр азагында һәм XXI гасыр башында ирләр кебек «тулы хокук»ка ия булдылар. Алар машина йөртә, алкогольле эчемлекләр чөмерә, тәмәке тарта. Әгәр дә хокукларын яклау өчен хатын-кызларны көрәшкә өндәп йөргән Клара Цеткин тормышның менә шундыйга әйләнәчәген күз алдына китерә алса, ул үзенең идеяләреннән кире кайтыр иде, мөгаен. Үзебезнең редакция урнашкан бинаның бездән өстәге катындагы мәгълүм оешмада да тәмәкече хатын-кызлар бар. Кайчан карама, подъезд янында һәрвакыт берничәсе җыелып, көйрәтеп тора. Подъездга кергәндә һәм чыкканда аларга җирәнеп карап китүчеләр без генә түгелдер, әлбәттә. Әмма эндәшсәң, ишетмәгәнеңне ишетәсең... Мәктәптә укытучы булып эшләү тәҗрибмнән чыгып, үземне күптән борчыган мәсьәләне әйтеп китәсем килә. Укытучының төп эше - балалар арасында тәмәке тартуның (наркотиклар, алькогольле эчемлекләр куллануның) зарары турында пропаганда алып бару. Ул пропаганданың нигезе булып әлеге дә баягы класс сәгатьләре үткәрү, видеотасмалар күрсәтү, спорт түгәрәкләре оештыру һ.б тора. Ягъни, 25-30 ел элек нинди методлар кулланылса, бүген дә һаман шулар дәвам итә. «Өстәгеләргә» берни дә түгел - план үтәлгән, кәгазьләр тутырылган. Бүгенге чор балаларын бу нәрсәләр белән генә алдап булмый шул. Ул аны класс сәгате бетеп, мәктәп ишеген ачып урамга чыгу белән оныта, чөнки яңа гына: «Тәмәке тарту - начар гадәт» дип сөйләгән укытучы мәктәп ишегалдында тәмәке тартып басып тора. Хәтерлим, бер укучым миңа: «Ләйсән Илгизовна, телегезне юкка әрәм итмәгез инде. Минем әнием гомер буе тарта, абыем тарта, миңа да «тартма» дип кисәтүче булмаганда, нишләп тартмаска?» дигән иде. Аның сүзләренә ни дип тә әйтергә белмәдем. Чөнки дөреслек бар укучы сүзләрендә. Җәмгыятебез үзе өйрәтә киләчәк буынны тискәре сыйфатларга. Әти-әниләре, укытучылары һ.б. тартканда, ничек балаларны тәртипкә өйрәтеп булсын?! Безнең илдә гади халыктан сулаган һава өчен генә салым түләтмиләр, ә җәмагать урыннарында тәмәке тарткан, сыра эчкән, сүгенгән, чүп ыргыткан кешеләргә штраф салу - елына бер булырга мөмкин. Кыек эш эшләгән саен яныңа полиция хезмәткәре килеп штраф сала башласа, бәлки бездә дә тәртипсезлек кимер иде. Темамнан читкәрәк киттем бугай. Сүзем тәмәке тартуның зарары турында иде бит әле. Мине аптыраткан тагын бер нәрсә - яшь кызларның уйлый белмәүләре. Матур булыйм дип битенә төрледән-төрле кремнар, иннек-кершәннәр сөртә дә… урамга тәмәке тартырга чыгып китә. Ярар, сәламәтлегең, балаларың турында уйлама да ди, ә алайса битеңне карап йөрүдән нинди файда? Тәмәкенең иң беренче чиратта хатын-кызның йөзен ямьсезләве билгеле бит инде. Ярар, нотык укып тормыйм, аларны табиблар да җитәрлек укый. Кирәк тапса, аңлы кеше үзе бу сүзләрдән соң нәтиҗә ясый белер. Кеше организмы бүген ничек чыдый микән, дип шаккатам мин. Без бүген машиналардан, завод-фабрикалардан чыккан төтенле һава сулыйбыз, хлорлы су эчәбез, кибетләрдән сатып алып ясалма ризыклар ашыйбыз, алкоголь кулланабыз… Хәлебезне аз булса да яхшыртасы: спорт белән шөгыльләнәсе, вакытны файдалырак итеп үткәрәсе урында... кешеләр өйләренә кайткач та, балконга я подъездга чыга да зәңгәр төтенгә урала. Үзен генә түгел, янәшә-тирәсендәгеләрне дә агулый шул төтене белән. Барыбыз бергә җыелып таратасы иде ул зәңгәр томаннарны…

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: