Туган як

Студентның Америкада күргәннәре

Җәй айларында чит илдә акча эшләп кайту бик күп студентларның теләге. Әмма Мәскәүгә барып махсус әңгәмәдә катнашып, тестларны эшли алсаң гына виза бирәләр икән. Виза өчен әле алтмыш мең чамасы акча да түләргә кирәк. Үзебезнең Югары Чаллы авылы мәктәбен тәмамлап, Казан университетында икътисад факультетының 5нче курсында укучы Инсаф җәйге вакытта...

Җәй айларында чит илдә акча эшләп кайту бик күп студентларның теләге. Әмма Мәскәүгә барып махсус әңгәмәдә катнашып, тестларны эшли алсаң гына виза бирәләр икән. Виза өчен әле алтмыш мең чамасы акча да түләргә кирәк. Үзебезнең Югары Чаллы авылы мәктәбен тәмамлап, Казан университетында икътисад факультетының 5нче курсында укучы Инсаф җәйге вакытта АКШта акча эшләгән. Инсаф университетта ике ел инглиз телен укудан тыш, әле бер ел махсус курсларга да йөргән. Моңа кадәр дә чит илләрдә булган, шул чагында инглиз телен бераз өйрәнә алган. Андагы әбиләр дә рульдә Инсаф белән дусты Илһамны Американың иң зур шәһәрләренең берсе Нью-Йорк аэропортына килеп төшкәндә беркем дә каршы алмый. Аларга инде Мәскәүдә үк әйтелгән штатка барырга кирәк була. Инсафлар Бисмарк шәһәрендәге бер кунакханәдә җыештыручы булып эшләргә тиеш булалар. Анда бер атна эшләгәннән соң, буш вакытлары күп булганлыктан, икенче эш эзли башлый болар. Анысын инде студент үзе табарга тиеш, ә Америкага эшкә җибәрүче компания бер эш кенә тәкъдим итә, ди. Интернет аша бик озак эзләп тә, тапмагач, үзләре торган шәһәрдәге эш белән тәэмин итү биржасына мөрәҗәгать итәләр. Һәм аларны Монтана штатына эшкә чакыралар. Автобуска утырып, унсигез сәгать шунда баралар. Монтана штатында аларны ресторан хуҗабикәсе каршы ала. Күрешүгә үк: «Юлдан килгәнсез, тамагыгыз ачкандыр», - дип, ул егетләрнең кулына акча тоттыра. Америка халкының ярдәмчел, ачык булуына дәлил итеп, Инсаф үзләре белән булган күп вакыйгаларны сөйләде. Беренче көнне Бисмаркка килгәч, ноутбукларын зарядкага куя алмыйлар. Чөнки анда «евро» розеткалар икән. Аның өчен егетләргә махсус җайланма кирәк була, электроника сата торган кибет эзләп чыгып китәләр. Юл читендә туктап торган машинадагы әбидән сорарга булалар әлеге кибетнең кайдалыгын. Рульдә утыручы әби боларга аңлатып кына калмаган, ә кибеткә үк илтеп куйган. Яшәр урыныгыз бармы, дип тә сораган әле. Тагын бер гаилә турында да сөйләде танышым. Әби белән бабай егетләргә йөк машинасыннан утын бушатышырга тәкъдим итәләр, әлбәттә инде акчага. Инсаф белән Илһам дүрт сәгатьлек эшне ике сәгать ярым да төгәллиләр. Икенче көнне аларны бу гаилә үзенә кунакка чакыра. «Үзләренең оныклары сирәк кайта икән. Шуңа безнең белән вакыт уздыру аларга кызык булды»,- ди Инсаф. Ике-өч көн әби белән бабай янына кунакка килеп йөргән әле алар. Әлеге гаиләдә бик кызык гореф-гадәт бар икән. Кунак бүлмәсендә стенага «Кунаклар фотосы» дигән язу эленгән, ә аның астына килгән кунакларның сурәтләре эленгән. «Америкалыларның тагын бер ошаган ягы: һәр нәрсәдән кызык таба беләләр», - ди танышым. Алдан ук әйткәнемчә, Инсаф белән Илһам Монтана штатындагы бер ресторанда эшләгәннәр. Ресторан хуҗасы илле өч яшьлек Мисс Кетлин инде унике ел бу бизнес белән шөгыльләнә икән. Аның әле шунда ук кунакханәсе дә бар, ди. Хуҗабикә үзе пешекче дә икән, шуңа күрә ресторандагы бөтен ризыкны үзе әзерли. «Ресторанга бер кергән кеше гел килә иде, һәрвакыт анда гына йөрүчеләр дә бар. Чөнки Мисс Кетлин бик тәмле пешерә, ризыгы да сыйфатлы», -ди Инсаф. Мисс Кетлин кияүдә түгел, гомумән, Америкадагы дүрт хатын-кызның өчесе бала табу теләге белән янмый. «Алар өчен бала табу, тәрбияләү, үстерү мәшәкать санала. Шуңа күрә балалар йортыннан алуны кулайрак күрәләр. Америкалылар, гомумән, гел әзергә генә ияләшкән», - ди танышым. Кибетләрдә сатыла торган итләр дә кисәкләп туралган, камыры әзер килеш сатыла. Бизнеста, күбрәк, хатын-кызлар икән. Сәгатенә 250 сум алганнар Безнең егетләрнең эш сәгате иртәнге сигездә башланган. Алар ресторан кухнясында ярдәм итеп йөргәннәр, чиратлашып салатлар тураганнар, савыт-саба юганнар. Тагын шунысын әйтергә кирәк, мисс Кетлинның рестораны кичке биштә генә ачыла. Ә егетләргә тик утырырга ярамый. Күбрәк акча эшләргә кирәк, юлга киткән акчаны чыгарырга. Шуңа да хуҗабикәләре аларга бүлмәләр, гараж җыештыру, буяу, түбәләрдән яфрак себерү кебек эшләр кушкан. Китәр алдыннан таш белән цементтан ярты метр биеклектә стена да өеп калдырганнар. Мисс Кетлин монда балчык тутырып, гөлләр утырта икән. Кыскасы, хуҗабикә нинди эш булса, шуны егетләргә эшләтергә тырышкан. Америкада кеше атнага кырык сәгать эшләргә тиеш икән. Инсаф белән Илһамның атнага илле биш, алтмышар сәгать эшләгән чаклары да булган. Тик андый вакытлар бик сирәк иде, ди Инсаф. Акча да сәгатьләп түләнә икән. Эшкә керешер алдыннан тиешле җиргә ничәдә башлаганыңны язып куясың, аннары эшең тәмамлангач тагын вакытыңны күрсәтергә кирәк. Атна ахырында хуҗа эш сәгатьләрен язып хисап төзи һәм акча бирә. Танышларым яшәгән штат законнары буенча, ким дигәндә, бер эш сәгате өчен 7,5 доллар түләнергә тиеш икән. Инсаф белән Илһамга 8,5 доллар түләгәннәр. Бу безнең акчага әйләндерсәң, 250 сум була. Безнең илдә эшләргә бик яратмыйлар. Бу ике егет тә беренче көннәрдә үзләрен иркен тота, эшләргә ашыкмый. Тик хуҗабикә Америкада эшләү кагыйдәләрен бик тиз аңлата, анда «эшләгәндә - ял турында, ял иткәндә эш турында уйларга ярамый икән«. Егетләргә бер минут та тик тормаска туры килә, атнага бер генә көн - дүшәмбедә ял итәләр. Бик каты дисциплинага өйрәттеләр, дип кайтты алар. Девизлары да барлыкка килгән: күбрәк эшләргә, азрак ял итәргә. Бу Америкада иң мөһим таләпләрнең берсеикән. Ике миллион кеше яши торган Монтана Американың иң зур штатларыннан берсе санала. Ул таулы һәм урманлы, күлләргә бай. Тик тигез урыннар булмау сәбәпле, штатта шәһәрләр дә юк икән. Шуңа күрә анда шәһәр тибындагы кечкенә генә авыллар салынган. Бер авылда якынча бер мең кеше яши, ди. Инсафлар шул авылларның берсендә яшәгәннәр. Америкага акча эшләргә баручы студентлардан торыр урынны озак эзләүләре, аның өчен күп акча китүе турында ишеткәнем бар. Бу яктан, танышларыма бәхет елмайган. Хуҗабикә аларга гаражында урнашкан бер бүлмәне биргән, шуңа да бушка яшәгәннәр. Гараж дигәч, бездәге кебек, машина исе аңкып торган, өйдәге кирәк булмаган бар нәрсә тутырылган урын түгел инде. Америкада ул яктан да тәртип, ди. Егетләр торган бүлмәдә яшәү өчен бөтен шартлар да булган. Ике карават, өстәл, ике ут яктырткыч, идәнендә - келәм, акка буялган чип-чиста стена, анда картиналар эленеп тора... Кыскасы, бездәге өй кебек. Ашау ягына килгәндә дә, егетләргә җай чыга. Мисс Кетлин иртәнге һәм кичке ашны бушка ашата, ә төш вакытында үзләренә пешерергә туры килә. Америкада табигый соклар бездәге кебек литрлап сатылмый икән. Литр урынына аларда галлон, тик күләме буенча ул күбрәк. 1 галлон безнең 3,77 литрга тигез. Бер галлон табигый әфлисун согы безнең акча белән 120 сум тора, ди. Бездә бик популяр булган «Кока-кола», «Пепси»лар да банкада түгел, ә пакетларда сатыла икән. «Америкада кеше ашар өчен яши», - ди егетләр. ъәрбер тукталыш саен Макдональдc сыман кечкенә кафелар урнашкан. Америкалылар гамбургер ише ризыкка өстенлек бирә икән. Танышаларым эшләгән ресторанда иң кыйммәтле ризык 27 доллар торган,безнеңчә ул 850 сум. Монда кыздырылган бер балык кисәге, кырыена кыяр-помидор, шуңа өстәп, салат яки аш. 450 сумга да туйганчы ашарга булла, ди. Ресторан кунаклары арасында ашаган бәясенең 20проценты кадәр «чәйлек» калдыру гадәте дә бар икән, Бездән аермалы буларак, «чәйлек»не аерым бер официант кына алмый. Аның берникадәр өлешен кухняда эшләүчеләргә дә бүлеп бирәләр. Юллары шәп, тормышлары мул Америкада ташландык, җимерек урын юк ди. Чөнки аларда бар да җиренә җиткерелеп эшләнгән. Урамнары чиста, матур, кибетләрнең бөтенесендә видеокамера урнаштырылган... Юллар пыяла кисәкләре һәм асфальт кушылып эшләнгән. Шуңа да юл төнлә йөргәндә дә ялтырый икән. Машина йөртүче юл читен күрсен өчен, бу бик яхшы. «Аларда да кыш бар, язы-көзе бар, ә юллары безнекенә караганда яхшырак», - ди танышым. Җәелгән юлга егерме еллык гарантия бирәләр, икенче ремонт шул вакыттан соң гына ясала, ди. Бездә исә, ике-өч елга бер юлны «ямап» торалар. Гаиләдә һәрберсенең үз машинасы булырга мөмкин. Машина алу америкалылар өчен проблема түгел. Без сезонлы кием алган сыман, аларда машина алмаштыру гадәти күренеш. Һәр гаиләнең берьюлы йөк машиансы да, җиңел автомобиле дә, мотоциклы да, күл буенда яшәсә, әле катеры да булу - гадәти хәл. Газон кисә торган техникалары да бездәге кебек кул белән этеп йөри торган түгел, ә утырып йөри торган кечкенә трактор. Бәләкәй генә мәйдандагы газонны да алар шул тракторга утырып кисә, ди. Аларда техника күп һәм арзан. Шул ук вакытта акча да җитәрлек. Бер хезмәт хакына америкалылар телевизорын да, телефонын да, тузан суырткычын да алырга мөмкиннәр, әле ай буе ашарга да акчасы җитәрлек кала ди. Ә бездә телевизор алыр өчен дә ике-өч айлык хезмәт хакын җыярга кирәк. Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәрләргә Америкада адвокатлар, табиблар керә икән. Шәхси кешегә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы якынча 150 мең сум. Ә авыр хезмәт кешеләренә, нефть чыгару өлкәсендә, заводларда эшләүчеләр аена 150 меңнән 300 меңгә кадәр хезмәт хакы ала. Алар бер атна эшләп, ике атна ял итә, ди. Америкалылар тәрбиялелек ягыннан бездән бик каты аерыла. Алар вакытларын жәлләмичә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер, ди. «Америкалыларны татарларга ошаттым. Чөнки безнең халык та бик юмарт, кунагын да көләч йөз белән каршы ала белә. Алар да нәкъ шундый. Танышканда татарлыгыбызны яшермәдек», - ди Инсаф. Безнең ил «чире» булган сукбайлар, урамдагы тәртипсезлекнең анда бармы-юкмы икәне белән дә кызыксындым. Үзләре яшәгән штатта күренмәсә дә, Нью-Йоркта берничә сукбай очраган. Аларга ай саен яшәр өчен хөкүмәт күпмедер күләмдә акча да түли икән. Тәмәке тартучылар да күп түгел ди. Чөнки тәмәке аларда бик кыйммәт тора, безнең бәя белән бер кабы - 200 сум. Кибетләрдә алкогольле эчемлекне ( бу исемлеккә сыра да керә), тәмәкене 21 яше тулганнарга гына саталар. Паспорт күрсәтү мәҗбүри. Әгәр дә әле яше тулмаганнарга сатып тотылсалар, әлеге кибетне шунда ук ябып куялар икән. Юлда сине шриф (бездәгечә, ДПС хезмәткәре) туктатса, шофер машинасыннан төшәргә тиеш түгел икән. Әгәр дә төшсә, Америка законнары буенча, ул шрифка һөҗүм итәргә тели дип санала. Ул вакытта шриф аңа кулбогау да кигезергә хокуклы, ди. Ә бездә исә машина йөртүче тизрәк машинасыннан төшеп, ничек тә ДПС хезмәткәренең күңелен күрергә, ялгыш сүз ычкындырмаска тырыша. Кайтканда Инсафлар Чехия аша оча, Прага аэропортына төшәләр. Андагы тәртипсезлекләргә бик исләре киткән. Беренче очраган кешенең кулында сыра шешәсе, бөтен җирдә пычрак. Безнең Россиядән әллә ни аерылмый, ди. Ә Американың кечкенә генә аэропортында да чисталык, бөтен шартлар, хәтта Интернет булган. Америкага барып кайтканына танышым бер дә үкенми. «Анда эшләгән акча бетә, ә менә истәлекләр гомер буена калачак», - ди ул. Илмира АХУНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: