Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Яңа рентген кабинеты эшли башлады

Күптармаклы үзәк дәваханәнең 2нче дәвалау корпусында (элекке Медсанчасть бинасы) яңа рентген кабинеты ачылды. Хәзер шәһәребездә мондый кабинетлар саны дүрткә җиткән. Бу соңгысында тулысынча ремонт ясалган һәм яңа рентген аппараты кайтартылган. Киләчәктә барлык рентген кабинетлар бер урында булачак, шул рәвешле бердәм диагностика бүлеге сафка басачак икән. - Әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе авырулар...

Күптармаклы үзәк дәваханәнең 2нче дәвалау корпусында (элекке Медсанчасть бинасы) яңа рентген кабинеты ачылды. Хәзер шәһәребездә мондый кабинетлар саны дүрткә җиткән. Бу соңгысында тулысынча ремонт ясалган һәм яңа рентген аппараты кайтартылган. Киләчәктә барлык рентген кабинетлар бер урында булачак, шул рәвешле бердәм диагностика бүлеге сафка басачак икән. - Әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе авырулар һәм табиблар өчен уңайлы булачак. Авыру бирегә килгәч, бер кабинеттан икенчесенә йөрмәячәк. Аның дәваханәгә ятуы яки терапевтка җибәрелүе нәкъ менә монда хәл ителәчәк, - диде нурлы диагностика бүлеге мөдире Андрей Пронин. Бер ай элек сатып алынган рентген аппараты тәүлек буе эшләячәк. Узган атнадан бирле яңа кабинетта ике табиб авыруларны кабул итә. - Бу арада сул аягымның үкчәсе сызлый. Көчкә басып йөрим. Менә тикшеренергә килдем, - диде безгә авыруларның берсе Илья Ризванов. Ремонтланган рентген кабинетында авыруларга - тикшеренү узар, табибларга эшләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Ә инде бердәм диагностика бүлеге эшли башлагач, дәваханәдәге чиратлар да кимер, дип өметләник.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев