Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Пычрак сәясәт. Чиратта кайсы илләр?

Пычрак сәясәт. Чиратта кайсы илләр? Үз иленең, үз халкының чын патриоты, герое, таянычы, 40 елдан артык лидеры булган Муаммар Каддафины ерткычларча җәзалап үтергәннәрен телевизор аша бөтен дөнья күзәтте. Җан кыючыларның НАТОның махсус отряды булуын аңламаган беркатлы кешеләр дә бу вәхшилек мөселманнарга карата көчле нәфрәт тудырмый калмагандыр. Африка илләрендә революцияләр оештырган...

Пычрак сәясәт. Чиратта кайсы илләр? Үз иленең, үз халкының чын патриоты, герое, таянычы, 40 елдан артык лидеры булган Муаммар Каддафины ерткычларча җәзалап үтергәннәрен телевизор аша бөтен дөнья күзәтте. Җан кыючыларның НАТОның махсус отряды булуын аңламаган беркатлы кешеләр дә бу вәхшилек мөселманнарга карата көчле нәфрәт тудырмый калмагандыр. Африка илләрендә революцияләр оештырган дөнья жандармнарына нәкъ менә шул кирәк тә: янәсе, күрәсезме, мөселманнар нинди кансыз кылана, миһербансызлар, шәригать таләпләренә каршы килеп, канга батырылган илбашын ничек сөенә-сөенә фотога төшерәләр... Ләкин бу астыртын, явыз ният белән башкарылган җәзалау артында Африкадагы революцияләрне оештыручылар торуын аңлаучылар да аз түгелдер. АКШ һәм Бөекбританиянең алдан ук эшләнгән планы буенча төп бурычы - долларны дөнья күләмендә тотрыклы калдыру. Моның өчен күп дәүләтләрдә хәлне катлауландырырга, идарәче даирәләргә каршы хәрәкәтләр тудырырга, илләрне көчсезләндерергә, тезләндерергә, нефть, башка байлыкларына хуҗа булырга кирәк. Икенчедән, ул илләрдәге лидерларны АКШ алдында тагын да юмартрак тәлинкә тота торганнарына алыштыру җае чыга, дигән сүз. Израильгә мөселман илләренә каршы сугыш башлауга киртә булып торган Ливияне җимерү әле ул Кытайны Ливия нефтеннән куу, шулай ук Африканың башка илләренең арзанлы нефтеннән мәхрүм итү турындагы күптәнге планнарын тормышка ашыру да бит. Россияне дә Ливия белән хезмәттәшлек итүдән колак кактыру өчен менә дигән чара. Тагын да мөһиме - гарәп илләре халкын идарә итүче диктаторларыннан коткару сылтавы белән, ул дәүләтләрнең АКШка сакларга салган 6 триллион доллар акчаларын «йозаклау». Ә Ливиянең АКШтагы 30 миллиард долларын Каддафига каршы сугыш операцияләренә тоту. Яки... Обамага үз бюджет кытлыгын тулыландыру өчен куллану җае да чыга түгелме соң? Без теләгәнчә эш итмәсәгез, сезне дә Ливия һәм Каддафи язмышы көтәчәк, дип башка илләрне, шул исәптән Россияне дә кисәтә, дигән нәтиҗәгә дә киләсең. Шулай да сугыш оештыручылар ни өчен Каддафины шулкадәр дошман күргән соң? 42 ел элек властька килгән Каддафи - үз иленә бәйсезлек яулаучы ул. 1970 елда Британия солдатларын Ливиядән олактырган. АКШтан Триполи янындагы хәрби-һава базаларын алдыртуга ирешкән. Табигый байлыкларын Көнбатыш компанияләреннән, банкларыннан алып, дәүләт карамагына күчергән. Италиялеләрне авыл хуҗалыгы җирләреннән куган. Отышлы уеннар уйнауны, исерткеч эчемлекләр эчүне тыеп, илдә тәртип урнаштыра алган. Һәм бөтен көчен халыкка яшәр өчен яхшы шартлар тудыруга биргән. Чыннан да, тормыш хәленең яхшы булуы ягыннан Африка илләреннән нык аерылып торган Ливия. Чүлдәге оҗмах, дип тә бәяли икән анда яшәп кайткан кешеләр. Халык квартир, электр өчен түләү дигәнен белмәгән дә. Йортлар яхшы, юллар шәп, азык-төлек арзан, бензинның литры күпмедер тиеннәр генә. Белем алу, медицина хезмәте түләүсез. Илдә халык саны 6,5 млн булып, эшсезләргә түләнә торган акча гына да айга 730 доллар булган. Шуңа күрә халыкның 30 проценты, бигрәк тә яшьләр, кара эшләрдә эшләп йөрү урынына тик ятуны хуп күргән, ул акча аларны канәгатьләндергән. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Тик менә эшсезлектән куллары кычыткан ул әрәмтамак ир-егетләрнең күбесенә демократия дигәне дә кирәк булган икән бит. Ә Интернет аның юлларын күрсәтеп тора, урамга чакыра... Халык тормыш хәленә бик канәгать, Каддафига бик рәхмәтле булгандыр да. Башка илләрдән килгән 2 млн «гастарбайтер» арасында монда да Египеттагы кебек тәртипсезлекләрне оештыру өчен махсус җибәрелгәннәре күп булган шул. НАТО менә шулар ярдәмендә һәм демократия теләүче ир-егетләрне сатып алып, «Ливия халкын диктатор Каддафидан коткару» операциясен башлап җибәргән дә. 20 март төнендә башланган ракеталар яудыру октябрь азагына кадәр дәвам итеп, ил тулысынча диярлек җимертелгән. 60 меңләп кеше үтерелгән, дигән хәбәр дә бар. Триполига алдан ук килеп, хәзерлек күргән ЦРУ агентларының эшчәнлеген, Британия һәм Франция махсус отрядларының революцион көчләрне хәрби яктан өйрәтүләрен, гарәпләр киеменнән сугышта катнашуларын, җитәкчелек итүләрен, Катар, Иорданиядән махсус подразделениеләрнең зур тырышлык куеп, Каддафи иленең кораллы көчләрен юк итүдә булышуын, АКШ самолетларының күктә очып, разведка һәм сугыш белән идарә итүче диспетчер роле башкаруын, Ливияне тиз генә аякка баса алмаслык хәлгә китерүдә НАТОның 17 иле катнашуын да күздә тотсаң, дөнья империализмының пычрак, кабәхәт сәясәтенә каршы торырлык көчнең калмаганына ышанасың. 1990 елга кадәр ул көч бар иде - СССР. Ул хәзер юк инде. В.Путин Ливиягә һөҗүмне «крестовый поход» дип юкка гына атамады. Өстәп шуны да әйтергә кирәктер: АКШта долларны басу станогы дәүләт кулында түгел. Басучылар - яшерен көч һәм алар бөтен дөньяда доллар хакимлеге өчен тырыша. Кеннединың үтерелүендә дә акча басуның дәүләт карамагында булмавына ризасызлыгы сәбәпче булган дигән фараз бар икән. «Доллар - ышанычсыз валюта, дөньядагы кризиска да шул сәбәпче» дигән сүзләре өчен Халыкара валюта фонды башлыгы Д.Стросс-Канны да бер хатын ярдәмендә ничек акылга утырттылар. АКШ кубызына биюче Саркозины президент сайлауларында иң көчле көндәшеннән дә коткару булды бу. Нефть өчен доллар алудан баш тартуы аркасында Ирак лидеры Саддам Хөсәен дә гомере белән түләде, миллион халкы кырылды, иле җимертелде. Муаммар Каддафи да доллардан баш тартырга, нефть өчен алтын динар белән түләргә тәкъдим иткән булган. Нәтиҗәсен беләсез: Ливия бәйсезлеген югалтты, нефть ятмаларын инде бүлешәләр. Дөньядагы яшерен хөкүмәтнең Африка илләрен туздыруга җитәкчелек итү белән генә тукталып калмаячагы бәхәссез. Чиратта кайсы илләр - Пакистан, Төркия, Иран, Кытаймы?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X