Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүчеләрнең берсе — Алексей Журавлев

Түбән Каманың иң көчле көрәшчеләреннән берсе, «ТАНЕКО» предприятиесендә электрик булып эшләүче Алексей Журавлев узган ял көннәрендә Липецк шәһәренә, билбаулы көрәш буенча Россия кубогы өчен ярышка барып кайтты. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән җыелган унбиш команда (Төньяк Осетия, Карачай-Черкес, Кабарди-Балкар республикалары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Рязань һ.б.) билбаулы көрәшнең классик һәм...

Түбән Каманың иң көчле көрәшчеләреннән берсе, «ТАНЕКО» предприятиесендә электрик булып эшләүче Алексей Журавлев узган ял көннәрендә Липецк шәһәренә, билбаулы көрәш буенча Россия кубогы өчен ярышка барып кайтты. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән җыелган унбиш команда (Төньяк Осетия, Карачай-Черкес, Кабарди-Балкар республикалары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Рязань һ.б.) билбаулы көрәшнең классик һәм ирекле стильләре буенча көч сынашкан. Бил алышу алты авырлык үлчәвендә, «стенка на стену» ысулы буенча оештырылган. Көрәшчеләр белә: бу бик катлаулы ысул, монда команда уңышы һәр көрәшченең үз көндәшләрен җиңүенә бәйле. Татарстан җыелма командасы көрәшчеләре, көрәшнең ике стилендә дә уңышлы чыгыш ясап, гомуми исәптә беренче урынны яулаганнар. Классик стильдә 100 килограммга кадәрге үлчәүдә көрәшкән Алексей да бу җиңүгә лаеклы өлеш керткән. Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы Журавлев (бу исем аңа узган ел бирелгән иде) - республика җыелма командасында Түбән Каманың бердәнбер вәкиле. Үзенә спортта зур уңышларга ирешүдә ярдәм иткән кешеләргә - заманында «Шинник»та милли көрәш буенча беренче тренеры булган Илдус Нәфыйгуллинга, соңрак билбау көрәше серләренә төшенергә ярдәм иткән мәрхүм Шамил Садриевка, шулай ук, Түбән Каманың билбаулы көрәш федерациясе җитәкчесе Ремис Илһамовка да рәхмәте зур аның. Тагын ике атнадан Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья кубогы өчен ярыш узачак, ул спортның шушы төрен үстерү өчен күп көч куйган Риф Гайнанов истәлегенә багышлана. Бу дәрәҗәле халыкара турнирда катнашырга әзерләнүче Алексейның анда да сынатмавын, уңышка ирешеп кайтуын телибез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев