27 апрель 2018 яңалыклары
-
"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды
Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.
-
Күңелләрдә якты эз калдырган бәйрәм
1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме якынлаша. Ул кайчандыр Хезмәт ияләренең бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә иде. Хәзер элекке бәйрәмнәрнең исеме дә, җисеме дә үзгәреп бетте. Аларны белмәүдә яшь буынны гаепләп булмый. Без, өлкән буын, «Тарихны белмәгәннең киләчәге юк» дигән әйтемне күздә тотып, бәйрәмнәрнең килеп чыгуын һәм элек ничек уздырылуын яшь буынга җиткерергә бурычлы.
-
Түбәнкамалылар өчен тылсымлы төн
Г.Тукай исемендәге үзәк һәм «Апуш» балалар китапханәләрендә «Китапханәдә төн» («Библионочь») Россиякүләм акциясе узды. «Китап тылсымы» дип исемләнгән чарада балалар да, олылар да теләп катнашты.
-
Аяз абый рухы шатлансын
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә татар халкының бөек әдибе, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе иясе Аяз Гыйләҗевнең 90 яшьлек юбилее уңаеннан, тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татыган тормыш юлдашы Нәкыя ханым белән очрашу үтте.
-
Дүрт көн ял
Бу атнада алты көн эшлибез.
-
Шәһәрне ямьләндерик
«Яшел дулкын» акциясе кысаларында, Түбән Кама урамнарына якынча 25 мең агач утырту планлаштырыла.
-
Кабул итү
3 майда 16.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына шәһәр Советы депутаты Эльвира Рәфгать кызы Долотказина җавап бирәчәк.
-
Белеп торыгыз
Күпчелек очракта кешеләр уразаны боза торган гамәлләр турында белеп бетерми, авыз чайкарга, борынны юарга һ.б.ны эшләргә курка. Уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр турында түбәндә тәфсилләп язылган.
-
Ураза хикмәтләре
Хикмәт ул – һәр сүзне үлчәп, Тиешле урында сөйләү.
-
Ураза әдәбе
Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен ризыктан тыелып торудан тыш, безгә әле тагын күп нәрсәләр йөкләнә. Ач торып, тәнебез сәламәтлегенә файда китергән кебек, бозык сүздән, ялган - гайбәттән, кеше үпкәләтүдән яисә рәнҗетүдән сакланып, без җаныбызны пакьлыйбыз.
-
Ифтарга рәхим итегез!
Рамазан ае – ул бер зур мәдрәсә кебек, безне күп төрле изгелекләр кылырга өйрәтү белән беррәттән, шулай ук бездә яхшы, уңай сыйфатлар да тәрбияли.
-
Рамазан турында тәфсилләп
Ислам диненең биш баганасының берсе – Рамазан уразасыдыр. Рамазан – мөселман календареның тугызынчы ае. Камәри ай шәмси айга караганда кыскарак, шуңа күрә мөселманнарның ураза ае булып торган Рамазан һәр ел саен алдагы елныкына караганда иртәрәк килә.
-
Истә калырлык очрашу
Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан, Каенлы авылы китапханәсендә искә алу кичәсе үтте. Бу чарага олы кунак – Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева килде.
-
«Яшәү тора мизгелләрдән...»
Нәфисә Хәмидулла кызы Баязитова тумышы белән Әлмәт районы Сөләй авылыннан. Мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигыре7 нче сыйныфта укыганда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга.
-
Кечкенәдән аңлатырга кирәк
Һәр хатын-кыз, нинди яшьтә булуына карамастан, бәхетле ана һәм хатын булырга тели. Ә моңа яшьтән өйрәнергә кирәк. Яшь кызларга гигиена, сафлыкны саклау, гинекологка күренү турында кем һәм кайчан аңлатырга тиеш? Бу турыда без Түбән Кама үзәк дәваханәсенең 2 нче гинекология бүлеге мөдире Эльмира МАГОМЕДОВА (фотода) белән сөйләштек.