Истә калырлык очрашу
Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан, Каенлы авылы китапханәсендә искә алу кичәсе үтте. Бу чарага олы кунак – Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева килде.
Кичәдә Аяз аганың тормыш юлының кайбер сәхифәләрен, иҗатын искә төшердек, ул яратып тыңлаган җырларны башкардык, «Сары чәчәк ата көнбагыш» спектакленнән өзек күрсәттек. Керәшен җыруы һәм биюе башкарылды.
Аяз Гыйләҗевнең бер китабына аерым тукталасым килә. Бу 1985 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Татарстан могҗизасы» исемле китап. Андагы «Шәһәр юллары авылга илтә» дигән очеркта Каенлы турында шактый язылган.
1984 елның февралендә Аяз ага безнең якларга килеп чыга. «Җидегән чишмә»гә очрашуга чакыралар аны. Шунда ул «Жилстрой» тресты начальнигы Рәшит Габделхәкимов белән таныша һәм бу танышлык күп елга сузылган дуслыкка әйләнә. Рәшит Вәли улы белән ул районыбызның берничә авылында була. 1984 елның августында алар Каенлыга да килеп чыгалар. Ул чактагы «Кызыл Зәй» совхозы җитәкчесе Габделбәр Салих улы Әхмәтшин аларга хуҗалыкны, басу-кырларны күрсәтеп йөри. Шулай итеп Р.Гәбделхәкимов, Г.Әхмәтшин сөйләгәннәрдән, үз күзләре белән күреп йөргәннәрдән чыгып, очеркында авылыбыз турында да урын бирә.
Очрашуга килгән авылдашларыбызны беренчедән, Аяз Гыйләҗевнең тирән эчтәлекле, мавыктыргыч, халыкчан иҗаты сокландырса, икенчедән, аларны Нәкыя апа сокландырды. Алар Нәкыя апаны исләре китеп тыңладылар. Яше шактый булса да, зирәк акыллы, искиткеч хәтерле. Гомере буе Аяз ага иҗатының ялкынында янып, аңа булышып, аның өчен ут йотып, борчылып һәм сөенеп яшәгән олы йөрәкле бу ханым бик матур итеп тормыш һәм иҗат истәлекләре белән уртаклашты, укучыларыбызның кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар бирде.
Шундый матур, эчтәлекле очрашуны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен Нәкыя апа белән якыннан аралашучы авылдашыбыз Ләйсия Әхмәтовага зур рәхмәтемне белдерәм.
Флера ГАРИПОВА,
Каенлы авылы китапханәчесе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев