Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Рамазан турында тәфсилләп

Ислам диненең биш баганасының берсе – Рамазан уразасыдыр. Рамазан – мөселман календареның тугызынчы ае. Камәри ай шәмси айга караганда кыскарак, шуңа күрә мөселманнарның ураза ае булып торган Рамазан һәр ел саен алдагы елныкына караганда иртәрәк килә.

Рамазан уразасы Һиҗрәтнең икенче елында шәгъбән аеннан әүвәл, кыйбла Кәгъбәгә үзгәртелгәч бер ярым ел үткәннән соң, фарыз булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. тугыз Рамазан уразасын тоткан, чөнки ул Һиҗрәтнең унберенче елында рабигуль-әүвәл аенда вафат булган.
Ураза тотканда без Коръән белән яшибез, аннан илһам алабыз. Бу безне сафландыра, йөрәгебезне һәм акылыбызны Аллаһ безне юнәлткән туры юлга чакыра.
Ураза нәрсәдән дә булса тыелып торуны, ә шәригатьтә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен таңнан алып кояш батканчыга кадәр ашаудан, эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуны аңлата. Әгәр берәү чын күңеле белән ышанып, Рамазан аенда ураза тотса, ул үзенең нәфесен, рухын пакьлый.
Уразаның фарыз булу шартлары: мөселман, балигъ һәм акыллы булу. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Рамазан ае – бик шәриф ай, ул айда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидаятне ачык бәян кыйлучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, рузә кылсын!» («Бәкара» сүрәсе, 185 нче аять).
Үтәү фарызлыгы: физик яктан сәламәт булу, юлчы булмау. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Рузә саналмыш көннәрдә, ягъни рузә ае 29 көннән һәм 30 көннән киләдер. Сезләрдән берәрегез чирләсә яки сәфәрдә булса, рузәне тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр. 
Авырлык белән тотучыларга фидия лязем, бер көн өчен бер мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әмма мескеннәрне ашатып өстегездән төшерүгә караганда рузә тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез» («Бәкара» сүрәсе, 184 нче аять).
Дөрес булу шартлары: ният, хәез  һәм нифастан пакьләнү, уразаны боза торган гамәлләр кылмау. Аллаһы Тәгалә әйткән: «И мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кеби сезгә дә һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки рузәга кимчелек китерүдән сакланырсыз!» («Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять). 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X