Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Белеп торыгыз

Күпчелек очракта кешеләр уразаны боза торган гамәлләр турында белеп бетерми, авыз чайкарга, борынны юарга һ.б.ны эшләргә курка. Уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр турында түбәндә тәфсилләп язылган.

Уразаны боза торган гамәлләр. Аларга белеп ашау һәм эчү, җенси якынлык кылу; тәмәке тарту, ингаляция ясау; клизма ясау; хатын-кызларның җенес әгъзасына һәм ир-атның арт юлына дару салу; борынга дару салу; даруның баштагы яки корсактагы тире-ярага үтеп керүе; үзеңне мәҗбүри костыру (үзеннән-үзе косканда ураза бозылмый); госел бозылу; таш, тимер, агач һ.б. шундый әйбер йоту; башка кешенең төкереген йоту; хәез һәм нифас башлану; таң ата башлагач та, бер мизгелгә булса да, җенси якынлык кылуны дәвам итү керә. 
Уразаны бозмый торган гамәлләр түбәндәгечә: онытылып китеп ашау-эчү яки дару кабул итү; тамакка төтен, тузан, бөҗәк керү; төшләнү, сөрмә тарту, кан алдыру (уразалы кешене хәлсезләндермәгән очракта), кан тамырына яки тәнгә укол салдыру (тукландыра торган булмаса), тәһарәттән тыш, авыз чайкау һәм борынны су белән юдыру; душ, ванна яки мунчада юыну, исләр иснәү, теш алдыру, үзеннән-үзе косу, төкерекне йоту, тешләр арасына кысылып калган берәр кечкенә ризык кисәген йотып җибәрү (әгәр борчактан зур булмаса).
Уразаны калдырган кешеләр өчен каза каралган. Рамазан аенда махсус рәвештә алдан уйлап җенси якынлык кылган, ашаган һәм эчкән кеше уразасын каза  кылырга һәм кәффарәт түләргә – ике ай рәттән ураза тотарга, аны булдыра алмаса, 60 мескенне ашатырга тиеш була. Ураза бозылган башка очракларда бер көнгә бер көн хисабыннан тотар. Хәез һәм нифас тәмамланганнан соң, хатын-кыз калдырган көннәрен каза кылыр. Ураза тота алмаган һәм каза кыла алмаган олы яшьтәге яки авыру кешеләр фидия (уразаның һәр көне өчен бер мескенне ашату) түләргә тиеш булалар.
Рамазан аенда тотмаган уразаларны каза кылу, билгесез нәсел уразасы, кәффарәт уразасы һәм бозылган нәфел уразасының казасын кичтән ният кылынырга тиеш. Ә Рамазан ае уразасы нәфел уразасы өчен өйләгә кадәр ният кылынырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев