Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ураза хикмәтләре

Хикмәт ул – һәр сүзне үлчәп, Тиешле урында сөйләү.

Хикмәт ул – 
               һәр сүзне үлчәп,
Тиешле урында сөйләү.
Һәр гамәлне акыл белән
Вакытында дөрес эшләү. 
Хикмәтле кеше 
                        һәрвакыт
Файда күрә тормышында.
Аллаһның сүзен 
                        тыңласаң,
Хикмәт була менә шунда.
Хикмәт белән 
                    бирде намаз,
Вакыты да, саны да бар.
Рамазанда рузә тот дип,
Раббым чыгарды 
                         зур карар.
Ураза безне өйрәтә
Мохтаҗның 
                 хәлен белергә.
Җаныңны тәрбия кылып,
Үз гаебеңне күрергә.
Вакытында ашап-эчеп,
Әздән канәгать булырга.
Һәр әгъзаны ял иттереп,
Сәламәт тормыш 
                           корырга.
Рамазан – изгелек ае,
Дөньяга бәрәкәт иңә.
Һәр мөселман 
                    тормышына
Аллаһның рәхмәте килә.
Роза КАШАПОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев