22 март 2023 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 22.03.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 22 март чыгарылышы.
-
Татарстанга кышлаудан соң кыр казлары кайтты
Көннәр җылына барган саен, кошлар, көньякта кыш үткәреп, оя корырга дип кайталар.
-
Түбән Кама шәһәренең 37 нче лицеенда милли ашлар көнен бәйрәм иттеләр
Үзбәк мантые, кавказларның ит шулпасы, әзербайджаннарның яшелчә салаты, татарларның чәкчәге. 37 нче лицей укучылары бүген төрки халыкларының милли ашлары белән сыйланды. Нәүрүз бәйрәмен мәктәп күләмендә шулай бәйрәм иттеләр. Җыр-биюләр турында да онытмадылар.
-
Түбәнкамалыларга Яшьләр көнендә чыгыш ясаучы артистларны сайларга тәкъдим иттеләр
Узган елда бу бәйрәмдә Ханна исемле җырчы чыгыш ясады.
-
Түбән Кама янындагы Камада боз кузгалды
Чәршәмбе, 22 мартта, Кама елгасында боз китә башлады.
-
Түбәнкамалыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Тулырак мәгълүмат 8 (8555) 41-71-95 телефоны буенча.
-
Татарстан мөфтие якынлашып килүче изге Рамазан ае белән котлады
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.
-
«Форсат» тапшыруы. Фәйзетдиновлар гаиләсендә кунакта
Программа герое – Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.
-
«Көн темасы» тапшыруы. Студия кунагы - Булат хәзрәт Баһаутдинов
23 мартта Рамазан ае башлана. Бер ай дәвамында мөселманнар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, мөмкин кадәр күбрәк яхшылыклар кылырга тырышачаклар.
-
Түбән Камада өлкән яшьтәге шофер «зебра» да пенсионерны бәрдергән
Кулы сынган пенсионер ханым Түбән Кама район үзәк хастаханәсенә китерелә.
-
Түбән Камада парковка кагыйдәләрен бозуны яңача терки башладылар
Аның ярдәмендә хезмәткәрләр газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куелган очракларны теркәп бара ала.
-
Түбән Камада аучы этләр күргәзмәсе узды
Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән аучылар үзләренең дүрт аяклы дуслары белән таныштырдылар. Махсус экспертлар этләрнең тышкы кыяфәтен, үз-үзен тотышын, хәрәкәтләрен бәяләде һәм иң яхшы этне сайлады.
-
Түбән Кама урамнарындагы ком һәм чүпне махсус машиналар җыя
Эшләр «КПБ» МУП көче белән башкарыла.
-
Бакчачы киңәшләре: «Апрель башында чәчелгән помидор уңышлы була»
Буа районында яшәүче һәвәскәр бакчачы Ирек Тимергалиев апрель аендагы бакча эшләре турында сөйләде.