Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Тулырак мәгълүмат 8 (8555) 41-71-95 телефоны буенча.

31 мартта Түбән Камада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак.

Шәһәрлеләр белән очрашу Студентлар урамы, 9 адресы буенча җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.

Сәгать 8дә Түбән Кама халкы сорауларына РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Людмила Кутилина җавап бирәчәк, 9:30да — ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова.

11 сәгатьтән кабул итүне нотариус Лилия Садикова алып барачак, 12:30 сәгатьтә «БТИ РТ» АҖ Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Чимарова, 14:00 сәгатьтә адвокат Гөлнара Җәббарова белән очрашу башланачак.

Тулырак мәгълүмат 8 (8555) 41-71-95 телефоны буенча. Сорауларны электрон почтага да җибәрергә була: tuban-kama@tatarstan.er.ru.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев