Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга кышлаудан соң кыр казлары кайтты

Көннәр җылына барган саен, кошлар, көньякта кыш үткәреп, оя корырга дип кайталар.

Казларның беренче көтүләрен Татарстанның Баулы һәм Чүпрәле районнары күгендә күргәннәр. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көннәр җылына барган саен, кошлар, көньякта кыш үткәреп, оя корырга дип кайталар. Республикага кара каргалар, чәүкәләр кайтты инде, торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар да кайта башлады», — дип яза белгечләр.

Шушы көннәрдә аларга казлар да кушылды. Кышкы салкыннарны үткәреп кайтучы кошлар хәзер, азык эзләп, басуларда тукталалар, чөнки озын-озак очышлар зур энергия запасы таләп итә.

Фото: tatarstan.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев