Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама шәһәренең 37 нче лицеенда милли ашлар көнен бәйрәм иттеләр

Үзбәк мантые, кавказларның ит шулпасы, әзербайджаннарның яшелчә салаты, татарларның чәкчәге. 37 нче лицей укучылары бүген төрки халыкларының милли ашлары белән сыйланды. Нәүрүз бәйрәмен мәктәп күләмендә шулай бәйрәм иттеләр. Җыр-биюләр турында да онытмадылар.

37 нче лицейның ашханәсендә бүген милли рух хөкем сөрә. Балаларны төрле халыкларның киемнәрен кигән мәктәп активистлары каршы ала: үзбәкләр, әзербайдҗаннар, таҗиклар. Менюсы да үзенчәлекле

Нәүрүз бәйрәме уңаеннан, бүген укучыларны төрки халыкларның ашлары белән сыйлыйлар. Кайнар туклану белән тәэмин итә торган оешма, мәктәп ашханәсенең менюсын милли бәйрәмнәрне исәпкә алып төзи. Сабантуй, Май чабу, Пасха – берсен дә калдырмаска тырышалар

Төрле халыкларның җыр-биюләре турында да онытмыйлар. Тәнәфес вакытында укулар милли уеннарда катнашалар.

Нәүрүз бәйрәмен шулай зурлап мәктәп күләмендә үткәрү очраклы түгел, белем бирү йортында милли тәрбиягә зур игътибар бирелә. Чөнки 37 лицейда төрле халыкларның балалары белем ала: үзбәкләр, әзербайджаннар, таҗиклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев