Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада парковка кагыйдәләрен бозуны яңача терки башладылар

Аның ярдәмендә хезмәткәрләр газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куелган очракларны теркәп бара ала.

Түбән Камада «Мәгълүмат системасы «Ангел»: административ комиссия» пилот проекты гамәлгә кертелде. Бу хакта Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев яза.

Бу — инспекторлар өчен хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү программа-аппарат комплексы. Аның ярдәмендә хезмәткәрләр газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машина куелган очракларны теркәп бара ала. 

Хокук бозуларның фотофактларын системага күчергәндә, хокук бозучыларның транспорт чараларының номерлары һәм аларның хуҗалары буенча мәгълүматлар автомат рәвештә формалаштырыла.

Шулай итеп, программа-аппарат комплексы ярдәмендә шәһәр урамнарында тәртип урнаштыру гына түгел, ә машина йөртүчеләрне машиналарын куярга өйрәтү дә планлаштырыла.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X