Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан мөфтие якынлашып килүче изге Рамазан ае белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче изге Рамазан ае уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

«Бүген, кояш баеганнан соң, Рамазан ае керә. Сезне ихластан сагынып көтеп алынган изге ай җитүе белән тәбриклим! Аллаһыга мең шөкер, безгә аны кабат каршы алу бәхетенә ирешергә насыйп булды!

Бүген кич беренче тәравих намазларын укып, иртәгә таң җиткәнче беренче сәхәрне тәмамлап, без, тәннәребезне арулау, калебләребезне пакьләү, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, уразага керәчәкбез, иншәАллаһ. Чынлыкта, ураза — тәкъвалык мәдрәсәсе: ул кешене нәфесне җиңәргә һәм, гөнаһлардан тыелып, Аллаһыга гыйбадәтләр кылып, игелекләр эшләп яшәргә өйрәтә һәм аны әхлакый яктан тәрбияли.

Җәмәгать! Мин сезне, Рамазанны заяга уздырмыйча, аның күпсанлы фазыйләтләреннән кулдан ычкындырмыйча, Коръән укып, мәчетләргә йөреп, төннәрен намазга басып, мохтаҗларга сәдакалар таратып, үзебезнең гамәл капчыкларыбызны игелекләр белән тутырырга чакырам. Алар өчен Раббыбызның чиксез рәхмәте белән гадәттәгедән күп тапкырга артыграк әҗер-саваплар бирелә. Мондый мөмкинлек елга бер генә килә.

Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

«Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен фазыйләтләрен белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде». Нинди фазыйләтләр ул? Менә аларның кайберләре генә:

Ураза тоткан өчен гөнаһлар гафу ителә;

Уразалы кардәшеңне ифтарда авыз ачтырган өчен аның уразасына тиң әҗер-саваплар бирелә;

Рамазанда кылынган игелек өчен 700-1000 мәртәбә күбрәк савап бирелә;

Рамазанда Коръәннән укылган һәр хәреф бер игелекле гамәлгә тиңләнә һәм 10 савап бирелә;

Рамазанда елның иң бөек кичәсе — Кадер кичәсе була;

Рамазан аенда кешене шайтаннар котыртмый.

Күрәсез, Рамазан ае — гөнаһлардан арыну, тәүбә кылу, Аллаһ ризалыгына ирешү, холкыңны камилләштерү өчен бирелгән вакыт. Шуңа күрә аны тырышып гыйбадәттә үткәрергә кирәк. Иң беренче чиратта, Коръәнне уку һәм ураза тоту зарури шарт булып тора.»

Кадерде дин кардәшләр! Мин сезне Рамазан аен калебләребездә булган бөтен ихласлык белән, рухи яктан чыныгу, иманны ныгыту, Раббыбызга якынаю кебек ниятләр куеп һәм шуларга омтылып үткәрергә чакырам!"
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев