17 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 17.01.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 17 гыйнвары чыгарылышы.
-
Түбән Уратма авылында Башкарма комитет бинасының тантаналы ачылышы узды
Түбән Уратмада яңа объект кулланышка тапшырылды. Башкарма комитет бинасы өр-яңадан торгызылган. Урынын да авыл халкы белән киңәшләшеп сайлаганнар. Биредә эш кабинетларыннан тыш, архив өчен дә бүлмә бар. Проектны гамәлгә ашыруга 7 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бинаның тантаналы ачылышына авылдашлар гына түгел, Казаннан да кунаклар килә.
-
Түбән Кама табибы бәкедә коенуга әзерлек кагыйдәләре турында сөйләде
Йөкле хатын-кызларга һәм балаларга, шулай ук гайморит, отит, ишемия, гипертония, аритмия, шикәр диабеты һәм башка хроник авырулары булганнарга суга чуму тыела.
-
Ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәгендә стерилизация бүлеге эшли башлады
Медицина инструментларын заманча җайланма ярдәмендә юачаклар. Моңа кадәр бу эш белән шәхси компания шөгыльләнгән.
-
Түбән Кама районында 2022 елда 150 юл һәлакәте теркәлгән
Аларда 14 кеше һәлак булган.
-
Украина хәрбиләренең БТР машинасын куып алып киткән Фәнис Хөсәенов белән хушлаштылар
Ул махсус операциягә үз теләге белән киткән булган.
-
Түбән Камада исерек килеш машина йөрткән шоферны хөкем иттеләр
Моннан тыш, 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
-
Түбән Кама Татарстанның алдынгы биш районы исемлегенә керде
Нәтиҗәләр 2022 елның гыйнвар-ноябрь айлары буенча ясалды.
-
Түбән Камада җәяүлеләр кичүендә чит ил машинасы укучы кызны бәрдергән
Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Февральдә өч көнлек эш атнасы булачак
Россия Хөкүмәте 2023 елга ял һәм бәйрәм көннәре календарен бастырды.