Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Украина хәрбиләренең БТР машинасын куып алып киткән Фәнис Хөсәенов белән хушлаштылар

Ул махсус операциягә үз теләге белән киткән булган.

Башкортстанның Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган кече сержант Фәнис Хөсәенов белән хушлашу мәрасиме узды. Ул махсус операциягә үз теләге белән киткән булган. Бу хакта «Башинформ»га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә. 

Герой белән хушлашырга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, район хакимияте вәкилләре, хәрби комиссариат, туганнары, якыннары һәм дуслары килде. 

Фәнис Хөсәенов сентябрь башында махсус хәрби бирем вакытында Украина Кораллы көчләренең БТР машинасын куып алып киткәч танылды. Моннан тыш, 5 сентябрьдә отрядның Америкада ясалган «Хаймарс» ракеталары һөҗүменә эләгүе билгеле. Хөсәеновның якташы контузия алган һәм ракета кыйпылчыклары белән яраланган. Фәнис яралы хәрбине җимерекләр астыннан чыгарган һәм аны тиз арада госпитальгә илткән булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев