Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Кама табибы бәкедә коенуга әзерлек кагыйдәләре турында сөйләде

Йөкле хатын-кызларга һәм балаларга, шулай ук гайморит, отит, ишемия, гипертония, аритмия, шикәр диабеты һәм башка хроник авырулары булганнарга суга чуму тыела.

19 гыйнвар көнне православие динен тотучылар Хач ману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтә. Күп кенә түбәнкамалылар, традиция буенча, купель һәм бәкегә чумачак. Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табиб урынбасары Дарья Войман бәкегә чумар алдыннан әзерлек һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Йөкле хатын-кызларга һәм балаларга, шулай ук гайморит, отит, ишемия, гипертония, аритмия, шикәр диабеты һәм башка хроник авырулары булганнарга суга чуму тыела.

Сәалмәтлекләре яхшы булып, бәкегә чумарга теләкләре булганнар, моны ач карынга эшләргә ярамаганлыкны истә тотатрга тиеш. Энергия алмашын көчәйтү өчен коенырга берничә сәгать кала ашарга киңәш ителә.

Табиб шулай ук үпкә авырулары булган кешеләр өчен суга чуму пневмония белән тәмамланырга мөмкин, дип тә өстәде. Ул шулай ук баш миендәге кан тамырлары кысылмасын өчен, суга баш белән чуммаска киңәш итә.

«Мин суга чумганчы кан басымын үлчәргә киңәш итәм. Шунда ук чишенмәскә кирәк. Башта өске киемнәрен салырга, аннары билгә кадәр чишенергә, соңгы чиратта аяклар салкынга күнексен өчен, карда бераз йөрергә кирәк. Аннары мускулларны җылытырга: куллар, аяклар белән эшләргә, иелергә, хәтта урында йөгерергә кирәк. Исегезгә төшерәм, суда бер минуттан да артык торырга ярамый», — дип киңәш итә Дарья Войман.

Чумганнан соң, табиб сөлге белән яхшылап сөртенергә киңәш итә. Баш киеме, аннары коры кием, җылы оекбаш һәм уңайлы аяк киеме кияргә кирәк. Кар белән сөртенергә ярамый. Коенганнан соң, актив хәрәкәтләнергә һәм кайнар эчемлек эчәргә кирәк, ләкин алкоголь түгел. Белгеч сүзләренчә, спиртлы эчемлекләр гипотермия алу мөмкинлеген арттыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев