Февральдә өч көнлек эш атнасы булачак
Россия Хөкүмәте 2023 елга ял һәм бәйрәм көннәре календарен бастырды.
Февраль азагында 4 көн рәттән ял булачак. Ул атнада өч көнлек эш атнасы көтелә. Февральдә дүрт көн рәттән ял көне була — 23, 24, 25, 26 февраль. Быел 1 гыйнвар якшәмбе көнгә туры килде, аны 24 февральгә күчерделәр.
Искәртик, Россия Хөкүмәте 2023 елга ял һәм бәйрәм көннәре календарен 2022 елның августында бастырды.
Татарстанда ике ял көне белән биш көнлек эш атнасы булганда, 244 эш көне була, аларның алтысы бер сәгатькә кыскартыла. Ял көннәре 121 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев