Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама районында 2022 елда 150 юл һәлакәте теркәлгән

Аларда 14 кеше һәлак булган.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе 2022 елда юлларда аварияләргә нәтиҗә ясады. Бу хакта инспекциянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге мәгълүматлар буенча, ел дәвамында Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 150 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кеше һәлак булган, 197се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Шоферлар гаебе белән 125 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 кеше һәлак булган, 171 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Ә җәяүлеләр гаебе белән 25 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 26 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Моннан тыш, 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар катнашында 23 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер бала үлгән һәм 25е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Моңа кадәр без Түбән Камада исерек килеш машина йөрткән шоферны хөкем иттеләр дип язган идек. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев