16 февраль 2023 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 16.02.2023
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2023 елның 16 феврале чыгарылышы.
-
Татарстанда сугышчыларга ярдәм йөзеннән телемарафон узачак
Марафон 23 февраль көнне 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Билгесез затлар Менделеев урамындагы 32 нче йорт тирәсендәге канализация люкларын урлаганнар
Караклар 5 коеның капкачын салдырып алып киткәннәр. Бу хәлләр төнге вакытта булган. Хәзер «Водоканал» хезмәткәрләре кое өсләрен уратып алганнар. Белгечләр әйтүенчә, металл капкачларын урлау очраклары Түбән Камада еш очрый.
-
Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое... Түбән Камада Муса Җәлилне искә алдылар
Аның тууына быел 117 ел. Шул уңайдан патриот шагыйрьнең һәйкәле янында митинг узды. Аннары искә алу чарасы Яшь тамашачы театры бинасында дәвам итте.
-
Түбән Камада хәрби-патриотик җырларны иң яхшы башкаручыларны ачыкладылар
Финал гала-концерты 15 февральдә «Мирас» мәдәният йортында узды.
-
Түбән Кама спортчысы бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында беренче урынны алды
Турнир Казан, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы һәм Татарстанның башка шәһәрләренең иң көчле боксчылары арасында уздырылды.
-
Казанда итекле хоккей буенча турнир узачак
Ярышларда дүрт команда катнашачак.
-
Татарстанлыларга җылылык өчен түләнгән акчаларны кире кайтарачаклар
Гомуми сумма - 9 миллион сумнан артык.
-
Түбән Камада коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышларда медальләргә лаек булдылар
Ярышлар ике ир-ат яшь категориясе һәм ике хатын-кыз категориясе буенча узган.
-
Түбән Камада узган елда 44 ятим бала гаиләле булган
Ятимнәргә һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итү максатыннан узган ел 27 фатир бирелгән.
-
Иске Чишмә җирлегендә халык җыены узды
Халык белән су белән тәэмин итү, юлларның торышы, социаль объектлар төзү, төзекләндерү һәм башкалар буенча фикер алышты.
-
Калийга бай 10 ашамлык
Йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтим дисәгез, калийдан башка моңа ирешү мөмкин түгел.