Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада хәрби-патриотик җырларны иң яхшы башкаручыларны ачыкладылар

Финал гала-концерты 15 февральдә «Мирас» мәдәният йортында узды.

Түбән Камада «От Героев былых времен...» хәрби-патриотик җыр муниципаль конкурсы төгәлләнде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы яЯшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финал гала-концерты 15 февральдә «Мирас» мәдәният йортында узды. 

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә ачыкланды:

  • Мәктәп укучылары арасында «Соло башкару» — Айдар Зинәтуллин һәм Елизавета Маркелова;
  • Мәктәпләр арасында «Вокал төркеме/хор» — «Катюша» вокал төркеме;
  • Урта һәм югары уку йортлары арасында «Вокаль группа/хор» — «Пятое измерение» вокаль ансамбле һәм Түбән Кама индустриаль техникумы вокаль ансамбле;
  • «Эшче коллективлар» — Айгөл Мәгъсүмова;
  • «Автор җыры» — 25нче гимназиянең вокаль ансамбле.

Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов һәм «Патриот» үзәге директоры Айрат Шәрифуллин тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев