Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Түбән Кама спортчысы бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында беренче урынны алды

Турнир Казан, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы һәм Татарстанның башка шәһәрләренең иң көчле боксчылары арасында уздырылды.

Чаллыда бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионатына йомгак ясалды. Бу хакта ТР бокс федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында бокс буенча Чемпионат 8-11 февральдә узды. Турнир Казан, Түбән Кама, Алабуга, Чаллы һәм Татарстанның башка шәһәрләренең иң көчле боксчылары арасында уздырылды.

Аның нәтиҗәләре буенча бокс буенча ИФО чемпионатына ТР җыелма командасы формалашты. Аңа түбәнкамалы Андрей Акулин да керде, ул 80 кг авырлык категориясендә беренче урынны алды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев