Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Билгесез затлар Менделеев урамындагы 32 нче йорт тирәсендәге канализация люкларын урлаганнар

Караклар 5 коеның капкачын салдырып алып киткәннәр. Бу хәлләр төнге вакытта булган. Хәзер «Водоканал» хезмәткәрләре кое өсләрен уратып алганнар. Белгечләр әйтүенчә, металл капкачларын урлау очраклары Түбән Камада еш очрый.

"Водоканал" белгече төнлә караклар булып киткән люкны күрсәтә. Аның тирәнлеге 3 метр ярым. Канализациягә ялгыш төшеп киткән кеше имгәнмичә калмаячак, ди белгеч. 

"Безнең шәһәрдә люк капкачларын даими урлап торалар. Мисал өчен узган елны 47 люк өстен алып киткәннәр иде. Быел менә шушы адрес буенча 5 очрак теркәлде. Акчага салсаң бер капкачның бәясе 12 мең сум, ә инде яңаны кую 20 мең сумга төшә", -  ди "Водоканал" оешмасының канализация системалыры эксплуатациясе цехы начальнигы

Төнлә йортлары тирәсендә караклар эш иткәнен , Менделеев урамындагы 32 нче йортта яшәүчеләр иртән күреп ала. Алар шунда ук “Водоканал” белгечләренә шалтырата. Оешма вәкилләре килеп коеларны бетон плитәләр беләп каплап, урынны уратып алалар. Күңелсез хәл турында полициягә хәбәр итәләр.  Хәзер "Водоканал" белгечләренә яңа люклар сатып алырга кирәк. Әлбәттә караклар кырын эшләрен башкарган вакытта кешеләрең куркынычсызлыгы турында уйламыйлар. Шуңа да "Водоканал" хезмәткәрләре ачык люкларны күргән очракта шунда ук 072 хезмәтенә хәбәр итәргә куша. Оешма балансында барлыгы 20 меңгә якын кое, ливневкалар  исәпләнә. Капкачларны урлап китүчеләр аларны металл тапшыра торган пунктларга илтеп акча эшлиләр. Мисал өчен 1 люкның авырлыгы 50 килограммга якын. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев