Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое... Түбән Камада Муса Җәлилне искә алдылар

Аның тууына быел 117 ел. Шул уңайдан патриот шагыйрьнең һәйкәле янында митинг узды. Аннары искә алу чарасы Яшь тамашачы театры бинасында дәвам итте.

"Татар әдәбияты дигәндә без иң беренче Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилне искә төшерәбез, укучылар аның иҗатын яратып укыйлар, кызыксыналар", - ди 27 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Габдуллина

Моннан 79 ел элек батырларча һәлак булган Муса Җәлилнең иҗаты бүген дә онытылмый. Укытучылар белдерүенчә, каһарман шагыйрь балаларның иң яраткан шәхесләренең берсе. 

"Муса Җәлил ул безнең каһарманыбыз безнең өчен ул үрнәк. Китап сөючеләр аның китапларын  яраталар, тәрбиячеләр, укытучылар балалар белән шигырьләрен сәхнәләштерәләр", - ди "Заман" уку һәм аралашу үзәге мөдире Гөлләмия Сабирова

Муса Җәлилнең истәлекләренә күз салсаң, ул кечкенәдән яза башлаган. Тик шагыйрьнең балачак шигырьләре сакланмаган. Ә инде аннары иҗат җимешләре бөтен дөньяга таныла, дистәләгән телгә тәрҗемә ителә. Бүген Җәлилнең туган көнендә татар халкының каһарман улының һәйкәле янында шигъри митинг узды. Җитәкчеләр, язучылар, укучылар аның һәйкәлен чәчәкләргә күмделәр. Муса Җәлилнең туган көнендә аның  белән бергә һәлак булган 10 көрәштәшен җәлилчеләрне дә искә алалар алар арасында танылган балалар язучы А. Алиш барлыгын да беләбез. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев