Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстанлыларга җылылык өчен түләнгән акчаларны кире кайтарачаклар

Гомуми сумма - 9 миллион сумнан артык.

Февраль ахырына кадәр татарстанлыларга җылылык өчен түләнгән 9 млн сумнан артык акчаны кире кайтарырга вәгъдә итәләр. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов белдерде.

Сүз җылылыкны индивидуаль исәпкә алу приборлары куелган күпфатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләүне исәпләү турында бара. Һәм күп фатирлы йортны җылытуга туры килә торган җылылык күләмен дөрес исәпләмәү белән бәйле. Тикшерү барышында формула буенча башкарылган исәп-хисапларның документаль рәвештә расланмавы ачыкланды.

Татарстан буенча җылылык энергиясен индивидуаль исәпкә алу приборлары куелган 460 йорт исәпләнә, алар Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада бар. Хәзерге вакытта республика башкаласындагы 217 күпфатирлы йортта исәпләүләрне яңадан башкарачаклар. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X