4 март 2020 яңалыклары
-
Ана капиталына гаризалар кабул ителә башлады
Татарстанның барлык күп функцияле үзәкләрендә дә ана капиталына гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта мәгълүмат 3 мартта рәсми сайтта пәйда булды.
-
Балалар бакчаларында профилактик чараларны көчәйтәләр
Түбән Кама балалар бакчаларында ОРВИ һәм гриппны профилактикалау буенча чаралар көчәйтелде. Аерым алганда, бу утренникларга кагыла. Нәкъ менә шул сәбәпле 8 Мартка багышланган бәйрәмнәр тамашачыларсыз узачак.
-
Түбәнкамалылар зур экранда "Девчата" фильмын карый алачак
«Восход» кинотеатрында түбәнкамалылар иң яраткан совет фильмнарының берсен карый ала.
-
Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык»юбилей фестиваленең сайлап алу туры уза
Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган, егерменче юбилей конкурсында катнашучылар саны мең ярымнан артык. Алар Татарстан Республикасының Зәй, Түбән Кама, Сарман районнарыннан килгән яшь талантлар.
-
Зарлар нигезле булырга тиеш
Урамда бозлавык булса да, юлларда чокыр күрсәк тә, торак-коммуналь бәяләрдән дә зарланабыз. Шөкер, хәзер зарны җитәкчеләргә дә, махсус оешмаларга да җиткерергә мөмкинлек бар. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә эш башкару һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш бүлеге начальнигы Марина Маркова әйтте.
-
Өстәмә рәвештә
Татарстанның күп функцияле үзәкләре өстәмә рәвештә 26 төр хезмәт күрсәтәчәк.
-
Бушлай йөриячәкләр
«Россия тимер юллары» Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына поездларда ахыргы көннәренә кадәр бушлай йөрү мөмкинлеге бирде.
-
Законлымы, юкмы?
Бер шәһәрдәшебез үзеннән өстә яшәүче күршеләреннән зарлана. Көне-төне ремонт ясап, перфоратор эшләтүләре бер хәл, квартирларын үзгәртеп кору белән мәшгульләр икән. Шакыганда ишекләрен дә ачмыйлар, анда ниләр эшләгәннәрен белеп булмый, ди ул.
-
Авыл яшьләрен чакыралар
20-22 мартта башкалабыз Казанда «Авыл – кешеләр өчен» дигән семинар узачак. Анда авылларда яшәүче 15-35 яшьлек егет-кызлар, Яшьләр аграр берләшмәсенең район бүлекчәләре рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, яшь депутатлар, авыл мәдәният йортлары мөдирләре чакырыла.
-
Экологияне кайгыртып
«Росприроднадзор»ның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Василий Филиппов шәһәрнең экологиясен яхшырту буенча куелган бурычлар белән таныштырды.
-
Чордашларым – сугыш чоры балалары
Без, бала чагыбыз сугыш чорына туры килгән буын, кечкенәдән тормышның ачысын-төчесен татып үстек.
-
Идарәне югалткан
Сәнәгать зонасында ике җиңел машина «үбешкәннәр». «Киа» автомобиле йөртүчесе, шин заводыннан шәһәргә кайтканда, идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм «Мазда» машинасына барып бәрелгән.
-
Мөслимлеләр кунак булды
Узган атнада Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мөслимем, Мөслимем, син бәллүр бишегем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.