Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар бакчаларында профилактик чараларны көчәйтәләр

Түбән Кама балалар бакчаларында ОРВИ һәм гриппны профилактикалау буенча чаралар көчәйтелде. Аерым алганда, бу утренникларга кагыла. Нәкъ менә шул сәбәпле 8 Мартка багышланган бәйрәмнәр тамашачыларсыз узачак.

Хәзер барлык тәрбиячеләр дә балаларны битлек белән каршы алалар, иртән аларның температураларын үлчиләр.

Шулай да Түбән Кама тәрбиячеләре ата-аналарга балалар утренникларын ничек күрсәтергә кирәклеген уйлап тапканнар. Алар балаларның барлык чыгышларын да камерага төшерәчәкләр, ә аннан соң тәрбиячеләр фильм ясаячак, ул 8 мартка әниләргә һәм әбиләргә бүләк булачак.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев