Ана капиталына гаризалар кабул ителә башлады
Татарстанның барлык күп функцияле үзәкләрендә дә ана капиталына гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта мәгълүмат 3 мартта рәсми сайтта пәйда булды.
Ана капиталы программасын киңәйтү һәм озайтуны күздә тоткан Закон президент Путин кул куйганнан соң 1 мартта үз көченә керде.
Түбән Камада күп функцияле үзәкнең ике офисы эшли: мәктәп бульварында,2А һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамында,11.
Сертификат 15 көн дәвамында әзер була. Кайбер очракларда рәсмиләштерү күбрәк вакыт тәләп итәргә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев