Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Законлымы, юкмы?

Бер шәһәрдәшебез үзеннән өстә яшәүче күршеләреннән зарлана. Көне-төне ремонт ясап, перфоратор эшләтүләре бер хәл, квартирларын үзгәртеп кору белән мәшгульләр икән. Шакыганда ишекләрен дә ачмыйлар, анда ниләр эшләгәннәрен белеп булмый, ди ул.

Әйе, хуҗалар квартирларын ничек булдыра ала, шулай үзгәртә. Яңа квартирга күченүгә бер танышларым «хәзер бар кеше шулай эшли» дип, туалет белән ванна бүлмәсен кушып куйдылар. Ярыймы-юкмы дип, рөхсәт тә сорап тормадылар. Без бит күбебез квартирны ничек үзгәртеп корырга мөмкинлеген белмибез. Стеналарның кайсысын сүтеп алырга, күчерергә була?
Әгәр квартирны үзгәртеп корырга теләгегез булса һәм ул законга ярашлы икән, сез закон тыңлаучан кеше буларак – кайда, кемгә барырга, нинди рөхсәт кәгазьләре җыярга кирәклеген, кайда мөрәҗәгать итәсен беләсезме?
Менә мин дә, минем танышларым да белми моны. Исеме кычкырып торганга, торак инспекциясенә барырга кирәк дип уйлыйлар. Җаен табып, шушы сораулар белән кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын ачыкларга тырыштым. Беренче эш итеп, Түбән Кама торак инспекциясенә шалтыратттым. Тик алар миңа мондый эш белән шөгыльләнмәүләрен әйтеп, күп функцияле үзәккә җибәрделәр. Хәзер техника, интернет алга киткән заманда телефоннан гына барысын да хәл итәсе килсә дә, алай гына булмый, үзәкнең 27нче тәрәзәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. Ә бу тәрәзә көн саен эшләми, дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә, иртәнге сигездән, кичке бишкә кадәр генә эшли. Төшке ял вакыты да һәр бюджет учреждениеләрендәге кебек, көндезге уникедән бергә кадәр. Минем беренче баруым сишәмбе кичке биштән соң, икенчесе чәршәмбе көнне булганга – икесендә дә туры килмәгәч, өченче юлы барып тормадым. Ә сез квартирыгызны үзгәртергә җыенсагыз, бу тәрәзәгә барып, үзегезгә тиешле мәгълүматны алып кайтыгыз. Сүз уңаеннан, өлкән яшьтәгеләр интернетта утырмаска да мөмкин. Күп функцияле үзәктә кайсы тәрәзәнең ничек эшләгәнен һәм андагы җитәкчеләрнең кабул итү сәгатьләрен күрсәткән стенд булса бик әйбәт булыр иде.
Гадәттә халык бер ишектән, икенче ишектән кереп карый да, үзенә кирәкле җавап ала алмагач, кулын селтәп үзенчә эшли. Кайсыгыз шулай ишектән ишеккә кереп, үз башына бәла җыеп йөри?.. Билгеле, авыртмаган башка тимер таяк алганчы, шыпырт кына стенаны күчереп куясыз да, эше бетте.
Тик шулай да кайбер санитар нормаларны истә тотарга кирәк. Күпләр кухня белән залны кушарга ярата. Ә газ плитәсе булганда, моны эшләргә ярамый. Ә инде кушкан икәнсез, газ плитәсен электрныкына алмаштырырга туры киләчәк. «Несущий» дип аталган төп стенаның тулылыгын гомумән, бозарга ярамый, ванна, бәдрәф бүлмәләрен дә киңәйтергә рөхсәт ителми, кухняны тәрәзәсез калдырмаска кирәк, һәм тагын берничә шундый катгый «ярамый» бар. Квартир сатып алганда, үзегезне иминиятләштерү максатыннан, фатирда нәрсә дә булса үзгәртелгән икән, квартирның яңа техпаспортын таләп итегез. Законнар көн саен үзгәреп тора, бүген рөхсәт ителгән нәрсә, иртәгә тыелырга да мөмкин.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев