Чордашларым – сугыш чоры балалары
Без, бала чагыбыз сугыш чорына туры килгән буын, кечкенәдән тормышның ачысын-төчесен татып үстек.
Мин 1944 елны авылда беренче сыйныфка укырга киттем. Сыйныфта 32 укучы идек. Ә гаиләдә дүрт бала үстек. Әни МТСның агрономы, атна буе колхозлардан кайтып керми. Өйдә ир ат эшен мин – җиде яшьлек «егет» эшләргә тырышам, сәндерәдән печән төшерәм, сыер астын чистартам. Хуҗалык һәм безнең өчен бар җаваплылык 75 яшен тутырган әбием өстендә. Әнкәй МТСта участок агрономы булып эшләгәч, аңа бераз булса да ярма, он, чәй, шикәр бирәләр. Моннан тыш, әтиемнең взвод командиры пособиесен дә түләделәр. Шунлыктан без башкаларга караганда яхшырак яшәдек. Күп гаиләләрдә ашарга бәрәңгедән башка нәрсә булмаса да, фронтка, җиңү өчен, дип тырышалар: утынны урманнан кул арбасы белән ташыйлар, төннәрен колхозның басудагы саламын да шулай туганнарча «бүлешәләр». Чөнки хуҗалыктагы сыерны да ашатырга кирәк. Ә сыер булмаса гаилә ач, ул бердәнбер туендыручы.
Без укыйбыз. Дәфтәр, каләм, ручкага мохтаҗлык булса да укыйбыз.Укудан соң, кар эреп бетүгә сәрдә, балтырган җыярга йөрибез. Ул үләннәрдән аш пешерәләр, чөнки күп гаиләләрдә бәрәңге, яңасы өлгергәнчегә кадәр җитми иде. Ә инде тавык йомыркасы кадәр булуга, бәрәңгенең төбеннән эрерәген сак кына, кул белән казып алалар. Ә бәрәңге төбенә яхшылап үсеп китсен дип, буадан су алып килеп сибәләр.
Яшьтәш кызлар 15-16 яшьтән фермада эшли башладылар. Ел әйләнәсендә аякларыннан резин итек төшмәде. 50 нче еллар башында нефть чыга башлагач, егетләр-кызлар нефть эшенә китә башлады. Тик авылдан китәргә теләүчеләргә паспорт бирмичә тилмертәләр иде.
Миңа хәзер 83 яшь. Моннан ике ел элек тиңдәшләремне күрү нияте белән туган якларга кайткан идем. Авыл танымаслык булып үзгәргән. Сыйныфташлардан 3 «малай» гына исән. Авылда күп йортлар бикле, шул исәптән безнең йорт та. Кайтып керер туганнар да юк. Кайчандыр бик бай булган, чабыш атлары белән дан тоткан колхозыбыз бөлгән. Соңгы елларда чит җирләргә чыгып киткән замандашлар эшләп алган квартирларын балаларына, оныкларына калдырып, үзләре ташлап китәргә мәҗбүр булган туган авылларының саф һавасын, урман-кырларын сагынып, кире туган якларына әйләнеп кайта башлады. Андыйларның саны елдан ел арта.
Сүземне тәмам итеп шуны әйтәсем килә: хәзер сугышта катнашкан ир-атлар гына түгел, «сугыш чоры» балалары да елдан-ел кими. Инде тагын күпме яшисе калгандыр, безнең хакта да онытмасыннар иде.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев