Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык»юбилей фестиваленең сайлап алу туры уза

Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган, егерменче юбилей конкурсында катнашучылар саны мең ярымнан артык. Алар Татарстан Республикасының Зәй, Түбән Кама, Сарман районнарыннан килгән яшь талантлар.

Һәр коллектив, жюри әгъзаларын заманча чыгышлар белән шаккаттыра. Номерлар вак-төяккә кадәр төгәл, искиткеч костюмнар, бик яхшы хореография, көчле вокал, дәртле конферанс, һәр коллектив җиңүгә омтыла.

Финалга кадәр көчлеләр генә барачак. Биредә яшькә ташлама юк, өлкәннәр дә, кечкенәләр дә сәхнәгә үз-үзләрен аямыйча чыгалар.

Фестивальнең сайлап алу туры Түбән Камада ике көн барачак. Җиңүчеләр суперфиналга чакыру алачак, ул Казанда 12 апрельдә уза.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев