1 февраль 2026 яңалыклары
-
«Бу тәкъдимнәр дә исәпкә алынсын иде»
Үзенең алты дистә еллык юбилеен шәһәребез тагын да ямьләнеп, яңа үрләр яулап каршы ала. Шулай да, юбилей елы уңаеннан, түбәндәге тәкъдимнәр дә исәпкә алынса, яхшы булыр иде.
-
Китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт
Безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр күптән түгел 38 нче балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Күпчелек балалар өчен бу китапханәгә беренче бару иде, шуңа күрә әлеге сәяхәт аларда зур кызыксыну уятты.
-
Рамазан аена әзерләнәбезме?
Кеше, ел тәмамланып, икенчесе башланганда һәрвакыт алдагы елга планнар кора. Кызганыч, гадәттә бу планнарның барысы да дөньяви эшләргә генә кайтып кала. Ә бит мөселманнар алга максатлар куйганда гыйбәдәте, дини гамәлләр кылу хакында да уйланырга тиеш: хаҗга бару, гомрәгә чыгу, киләсе Рамазан аена әзерләнү...
-
Бердәмлеккә ни җитә!
Шәһәрнең комплекслы музеенда «Рухи чыганаклар» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә җирле рәссамнарның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 17 останың – «Кама таңнары» җәйге пленэрында катнашучыларның 40 тан артык эше урын алган.
-
Рәхмәт хатлары тапшырылды
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау юнәлеше буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Илнар Вәлиев Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Лаеклы бүләк ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында тапшырылды.