Рамазан аена әзерләнәбезме?
Кеше, ел тәмамланып, икенчесе башланганда һәрвакыт алдагы елга планнар кора. Кызганыч, гадәттә бу планнарның барысы да дөньяви эшләргә генә кайтып кала. Ә бит мөселманнар алга максатлар куйганда гыйбәдәте, дини гамәлләр кылу хакында да уйланырга тиеш: хаҗга бару, гомрәгә чыгу, киләсе Рамазан аена әзерләнү...
Коръән китабы иңгән, без сагынып көткән Рамазан аена да санаулы гына көннәр калып бара. Рамазан аенда җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла, шайтаннар богаулана. Уйланабызмы без бу ай турында, Әзерләнәбезме без Рамазан аена? Әзерлексез Рамазан аена аяк бассак, аны тиешле рәвештә, файда белән үткәрү күпләргә авырга төшәчәк.
Хаҗга барудан гына чыгып әйтәм. Узган ел хаҗга бару насыйп булды. Ике ай кала әзерлек дәресләре башладык – шушы дәресләрдә рухи һәм физик әзерлек хакында сөйләштек. Кем әзерлек белән барды – аларга хаҗ гамәлләре кылу җиңел бирелде. Әзерлексез килеп төшүчеләргә алты сәгать буе Гарәфә тавында дога кылу, көненә 15әр километр йөрү – авыр булды.
Әзерлексез Рамазан аена аяк бассак беренче көннәрендә баш һәм тән авыртыну белән иза чигәчәкбез, тәравих намазының тәмен татый алмабыз. Ә инде гадәтләнгәч, тәмен татый башлагач кына Рамазан ае да узып китә. Һәм ул җитми калган кебек тоела. Әнә шулай булмасын өчен, Рамазан аена куелган максатка (ә безнең максат – гөнаһлардан чистарыну һәм тәквалыкка ирешү) алдан әзерләнергә кирәк.
Бу уңайдан өч мәсьәләне карап үтик. Аның беренчесе – ният кылу. Ураза тоту максаты ябыгыр өчен, сәламәтлекне арттырыр өчен түгел, ә өстебездә булган фарыз гамәлне үтәү, тәквалыкка ирешү булсын. Гамәлләр – нияткә карап бәяләнә. Бүгеннән үк Рамазан аенда ураза тотармын, тәравих намазлары укырмын, садакалар бирермен дип ниятләргә. Чөнки ниятләгән өчен генә дә Аллаһы Тәгалә савап бирә. Кеше алдан ук изге гамәл эшләргә ниятләп тә, ниндидер мөһим сәбәпләр аркасында бу гамәлен кыла алмый калса, аңа барыбер савап языла.
Икенче мәсьәлә – дога кылу, Аллаһтан сорау. Сүз дә юк, без Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз. Ләкин бу сораулар да дөнья гамәлләренә кайтып кала. Акча, матди муллык, уңышлы эш, авырсак – сәламәтлек, гаиләдә татулык һ.б. Онытабыз гыйбадәттә Аллаһтан ярдәм сорауны. «Фатиха» сүрәсендә без «Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз», – дибез. Намаз уку, ураза тоту – Аллаһ ярдәме белән генә мөмкин. Рамазан ае җитмәде әле, хәзер үк «Раббыбыз Аллаһ, Рамазан аена исәнимин керергә ураза тотарга, тәравих намазлары укырга үз ярдәмеңне сал, җиңеллегеңне бир» дип сорыйк.
Өченче мәсьәлә – рухи һәм бәдәни әзерлек. Рухи әзерлек – гөнаһлардан чистарыну, изгелекләребезне арттыру. Хәзер шәгъбан ае бара. Бу айда да пәйгамбәребез Мөхәммәт (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) күп ураза тоткан. Бер галим: «Рәҗәб ае – ул чәчү, шәгъбан ае – су сибү, Рамазан ае – урак уру ае» дигән. Рәҗәб аенда кеше изгелек чәчә, изге гамәлләр эшли. Шәгъбан аенда күбрәк уразалар тотып, су сибә. Ә Рамазан аенда изгелекләрне ура: фарыз ураза тота, тәравих намазлары укый, садакалар, зәкятләрен биреп, бар изге эшләрдә катнаша. Әзерлексез Рамазан аена аяк басып, ул чәчә башлый. Гамәл кылырга тотына гына, җимешләрен татымыйча, Рамазан аен уздырып җибәрә.
Шәгъбан аенда уразаны ничек тоту, рухи һәм физик яктан көннәребезне планлаштыруда да уйланыйк. Кайбер мөселманнар чираттагы ялларын нәкъ менә Рамазан аенда алып гыйбадәтләрен арттыра. Шәгъбан аенда ястү намазы укыганнан соң витр намазын укыганчы ике рәкагатьтән башлап тәшәхүд намазлары укый башлап, аны 4, 6, 8 рәкагать итеп укып, үзебезне тәравих намазы укырга әзерләрбез. Әйтергә кирәк, Рамазан ае башында тәравих намазында мәчет тулы кеше булса, Рамазан ахырында инде сафлар сирәгәя. Чөнки кеше алдан әзерләнми, кереп китә, тик түзә алмый, төшеп кала.
Хөрмәтле дин кардәшләрем, Рамазан аена санаулы көннәр генә калып бара, тәннәребезне, рухи халәтебезне ураза тотуга, тәравих намазлары укуга әзерлик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев