Бердәмлеккә ни җитә!
Шәһәрнең комплекслы музеенда «Рухи чыганаклар» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә җирле рәссамнарның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 17 останың – «Кама таңнары» җәйге пленэрында катнашучыларның 40 тан артык эше урын алган.
Күргәзмәне ачу тантанасында шәһәр администрациясе вәкилләре, дин әһелләре катнашты. Түбән Кама Коръән өйрәнү Үзәге исеменнән Хәниф Ибраһимов мөселманнарның изге китабы аятьләрен, ә Муса Әшрапов Габдулла Тукайның татар телендә язылган «Таян Аллаһка» шигырен сәнгатьле укыды.
Чараның иң якты, онытылмас мизгеле – Түбән Кама флагын музейга тапшыру булды, аның белән имам мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов Африканың иң биек тавы Килиманҗарода күтәрелгән иде.
Музей директоры Лилия Гатауллина үзенең чыгышында себерке турындагы мәшһүр гыйбрәтле хикәяне искә төшерде, аны чыбыкларны аерып кына сындырып була. Шуның белән ул Россия халыкларының бердәмлеге кирәклеген ассызыклады.
Күргәзмәнең рәсми тантана өлешеннән соң төрле яшьтәге һәм төрле дин тотучы түбәнкамалылар экспозиция белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев