Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Рәхмәт хатлары тапшырылды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең җәмәгать тәртибен саклау юнәлеше буенча полиция җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Илнар Вәлиев Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Лаеклы бүләк ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында тапшырылды.

Илнар Фәргать улы хезмәт вазифаларын намуслы башкаруы, югары һөнәри осталыгы, шулай ук массакүләм чаралар үткәрү барышында гражданнарның хокук тәртибен һәм иминлеген тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен югары бәяләүгә лаек булды.

Моннан тыш, Түбән Кама полициясенең тагын бер вәкиле республика дәрәҗәсендә бүләкләнде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсенең полиция участок уполномоченные, полиция капитаны Анатолий Никоноров күпьеллык үрнәк хезмәте, югары профессионализмы, шулай ук законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан Рәхмәт хаты алды.

 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев