«Бу тәкъдимнәр дә исәпкә алынсын иде»
Үзенең алты дистә еллык юбилеен шәһәребез тагын да ямьләнеп, яңа үрләр яулап каршы ала. Шулай да, юбилей елы уңаеннан, түбәндәге тәкъдимнәр дә исәпкә алынса, яхшы булыр иде.
Фото НМР сайтыннан
Елга порты – шәһәребезгә зур капка. Җәй көне анда кайчак өчәр теплоход туктала. Туристлар төрле төбәкләрдән килә, ләкин безнең елга порты Россиядәге йөзләгән елга пристаннарыннан берни белән дә аерылмый. Елга портын милли орнаментлар белән бизәргә һәм ике телдә язылган язулар урнаштырырга кирәк. Мәсәлән, «Түбән Камага рәхим итегез, кадерле кунаклар!» дигән өндәмә кебек.
Туристлар трамвайга менгәндә, сул якта җәяүлеләр юлы буйлап агачлар тезелгән, ә чиркәү ягында – соры ташлар гына. Уң якта да агачлар һәм яшел газоннар булса, яр буе панорамасы тагын да матурланыр иде... 2 нче трамвай маршрутының соңгы тукталышы янәшәдә юл өстеннән салынган зур арка бизәлешләрен заманча итеп үзгәртү дә бик зур чыгымнар таләп итмәс дип уйлыйбыз.
Шәһәр маршрутларында Лемаев, Зеленов, Королев һәм Бызов хөрмәтенә аталган трамвайлар бар. Әлбәттә, бу шәхесләр андый хөрмәткә лаек. Тик менә 3 елдан артык аксакаллар шурасы тәкъдиме белән тагын бер маршрутка Гыйлем Камай исемен бирү мәсьәләсе берничек тә хәл ителми кала бирә. Дөньякүләм танылган татар галиме Гыйлем Хәйри улы Камай химия өлкәсендәге ачышлары өчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты, өч (!) Кызыл Байрак ордены, ике Ленин һәм Дан орденнары белән бүләкләнгән. Ул Казан химиятехнология институтына нигез салучыларның берсе.
Бүген «Нефтехим», «ТАИФ», «ТАНЕКО» предприятиеләренең күпчелек инженер-техник хезмәткәрләре КХТИның Казанда яисә Түбән Кама филиалында белем алган кадрлар. “СИБУР” компаниясенең киңәшмәләр залында атаклы химикларның картиналар галереясы Г. Камайның зур портреты белән башлана. Ә менә трамвай вагонын бизәү өчен эскизлар, башка документлар күптән әзер булса да, нишләптер шушы зур шәхеснең исеме бирелгән маршрутны һаман күрә алмыйбыз.
Безнең фикеребезчә, шулай ук шәһәребез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр – Гаяз Сәхапов һәм Кәрим Вәлиуллин исемнәре белән трамвай маршрутларын тулыландырырга була. Гаяз Җәмик улы Сәхапов гади механиктан «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсенең генераль директорына кадәр юл үтеп, шәһәр үсеше өчен бик күп эшләр башкарган җитәкче.
Беренче төзүчеләр җитәкчесе, Татарстанның атказанган төзүчесе, күп санлы орденнар кавалеры Кәрим Хәмидулла улы Вәлиуллин – бәхәссез, легендар кеше! Әлегә кадәр 1960 нчы елның декабреннән, беренче казык кагудан, башлап өч елдан артык шәһәр төзелешен, аннары Түбән Каманың иң мөһим социаль объектларын төзүне җитәкләгән шәхес исемендә бүгенгә кадәр бер урам да юк! Һич югында, Кәрим Вәлиуллин исемен берәр махсус уку йортына – колледжга бирү бик зарури дип саныйбыз.
Татарстанда соңгы елларда туризм өлкәсе тиз үсеш ала. Шул уңайдан Түбән Камада да этнографик туризм маршрутларын оештыру эше алып барыла. Маршрутны Г. Тукай исемендәге ял һәм уку паркыннан Кызыл Чишмәдәге Әхсән Фәсхетдинов музеена кадәр төзү планлаштырыла. Бүген Тукай паркы белән янәшә диярлек урнашкан 8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт бара.
Быел 26 апрельдә бөек Тукайга 140 ел тула, шул уңайдан 8 нче мәктәпкә татар халкының олугъ шагыйре исемен бирү дөрес булыр иде. Тәкъдим итү җиңел, ә финанслау чыганакларын каян табарга соң? Әлбәттә, шәһәр бюджетында проблемалар күптер. Безнең теләк – Сабантуй, Химиклар көне, Шәһәр көне кебек чараларны уздырганда тыйнаграк булырга, зур акчалар сарыф итеп, Мәскәү һәм Петербургтан артистлар һәм җырчылар чакырмаска! Аларның аппетитлары чиксез! Юкса, үзебезнең шәһәрдә дә, Казанда да талантлар җитәрлек бит. Башка вариантлар да бардыр?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев