Суд залыннан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Басым ясаганнар, ди
Красный Бор авылында яшәүче 23 яшьлек ир 12 караклык очрагында гаепләнә. Әмма суд башлангач, ул үзен бишендә генә гаепле итеп таныган, ә калганнарын полиция хезмәткәрләре янагач, үз өстенә алуын әйткән.
-
«Шестерка» түгел, оештыручы
Түбәнкамалы наркотиклар җитештереп, сәүдә иткән. Ирне озак еллар эзләгәч, Казахстанда табып, кайтарганнар. Ул «Тазовские» җинаятьчел төркем әгъзасы булуда да гаепләнә. Төркем 2010 елда Татарстанда спайслар (синтетик наркотик) җитештерү белән шөгыльләнгән.
-
Суд залыннан
Урлап караган – барып чыкмаган
-
Наркотикларга урын юк!
Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланды. Түбән Кама эчке эшләр идарәсе наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары турында шәһәрдәшләрнең хәбәр итүләрен сорый. Алынган мәгълүмат шунда ук тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата чаралар күреләчәк. Анонимлык гарантияләнә. Эчке эшләр идарәсенең телефон номеры: 02, кәрәзле телефон аша МТС - 102, Мегафон - 020, Билайн -...
-
Җинаятьчеләр җәзасын алган
Түбән Кама суды «Тридцатовские» җинаятьчел төркеменең ике әгъзасына хөкем карары чыгарды. 20 ел элек кылган җинаятьләре өчен берсе - 16, икенчесе 17 елын каты режимлы колониядә үткәрәчәк. 90нчы елларда әлеге ирләр «Тридцатовские» җи-наятьчел төркеме әгъзалары булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, алар һәм «Стрелковские» төркеме 30нчы микрорайон территориясен бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, бер бәрелештә...
-
54 яшьлек түбәнкамалыга җинаять эше кузгатыла
Ул һәм тагын 3 ир-ат, шуларның икесе Яңа Чишмәдән, берсе Бөгелмәдән, "кешене үз-үзенә калуга этәрү матдәсе буенча" гаепләнеләләр. Әлеге вакыйга узган ел декаберендә башлана, ул вакытта полиция хезмәткәрләре ир-ат гәүдәсенә тап булалар. Казандагы онкология хастаханәсенең 4нче катыннан егылып төшкән була. Тикшерү фаразлавынча, моңа аны җинаятьтә шикләнелүчеләр этәргән.
-
Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – телефон аша кешеләрне алдаучы аферист
Шәһәр судында түбәнкамалылардн схемасы бер үк: ир телефоннан шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүләре һәм кичекмәстән акча кирәклеге турында хәбәр итә. Хөкем ителүче төрмәдә ничә елын уздырачак? Хөкемгә тартылучы ир-ат йөзен яшерә. Ә күптән түгел ул оялмыйча беркатлы хатын-кызларны алдап акчаларын үзләштерә. Казанда яшәүче 42 яшьлек ир аларга якыннарының авариягә эләгүләре...
-
Ике бала анасы наркотикларны сатуда гаепләнә
Әлеге бизнесны ул үз өендә оештырган. Аны контроль сатып алу вакытында кулга алалар. Хатын-кыз үз гаебен танымый. Хәзерге вакытта әлеге гаилә балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тормый. Балаларны әбиләре тәрбияли. Прокуратурада хәбәр итүләренчә, ана кеше элек тә кулга алынган. Караклык өчен ул 2 елга шартлы рәвештә хөкем ителгән булган. Хәзерге...
-
Түбән Кама шәһәр судында ике ир-атны кыйнаган түбәнкамалыга хөкем карары чыгарылды
Әлеге хәл ел ярым элек була. Өч ир-егет бер төзелеш янында эчеп утыралар. Гауга чыга, шешәдәшләр сугыша башлый. Тикшерүчеләр фаразы буенча, җинаятьче зыян күрүчеләр аңнарын югалтканчы аяк белән тибеп кыйный. Нәтиҗәдә икесе дә авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Берсе комадан чыкмыйча үлә, икенчесе гомерлеккә инвалид булып кала. Суд карары буенча, җинаятьче...
-
Суд залыннан качкан Олег Клещевниковка 10 ел тимер рәшәткә хөкеме чыгарыла
2016 елның сентяберендә 19 яшьлек камааланлыга карата суд утырышы уза. Ул кеше үтерүдә гаепләнә. Хөкем карары чыгарылганнан соң, ир-егет суд залыннан кача. Икенче көнне аны Пробудиловка авылында кулга алалар. Бүген ул барлык кылган гамәлләрен танып, үз гаебен аңлавын белдерде. Ир-егеткә 10 ел тимер рәшәткә хөкеме чыгарылды.
-
1 нче номерлы төзәтү-дәвалау колониясенә 14 симкарта, телефон, кертергә теләүче ир-ат шартлы рәвештә ел ярымга хөкем ителә
Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, ир-ат төзәтү учреждениясенең янгын сүндерү бүлегендә машина йөртүче булып эшли. Җинаятькә тартылучы аңа тыелган техник җайланмаларны кертү үтенече белән чыга. Ир-атны куркынчсызлык хезмәте кулга ала. Хәзер ул эшеннән куылган.
-
Түбән Камада ИГИЛ – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы тарафдарына карата суд карары чыгарылды
Тикшерү комитеты ачыклаганча, ир-егет Сириядәге сугышларда катнашкан Бүген ул 3 ел да 10 айга җинаять җаваплылыгына тартыла. Шуның бер елын гомум режим колониясендә үткәрәчәк. Әйтергә кирәк, Түбән Камада мондый суд утырышы беренче тапкыр үтте, тик соңгысы түгел.
-
Юл-патруль хезмәткәре мошенниклыкта гаепләнә
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул хезмәттәше белән машина йөртүчедән 15 мең сум таләп иткән. Әлеге эш буенча суд узды. Хәл август аенда була. Патруль дамбада кизү торганда, туктаткан ирнең канында алкоголь булуы ачыкланган. Тик менә зыян күрүче әлеге фактны инкарь итә. Аның сүзләренчә, ул астма белән авырый һәм инспекторларның берсе аңа...
-
Хөкем залыннан качкан 19 яшьлек ир-егет эше судка тапшырылды
Исегезгә төшерәбез, әлеге хәл 6 октябрьдә була. Ул көнне Олег Клевещников тугыз елга хөкем ителә. Әмма бинадан чыккач, ул кача. Тоткынны эзләүгә полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре җәлеп ителә. Иртән ир-егет Пробудиловка авылы йортларының берсендә табыла. Билгеләнгән срогына тагын дүрт ел өстәлергә мөмкин. Җаваплылыкка ул көнне эшләгән полиция хезмәткәрләре дә тартылачак....
-
Бүре баласын бүреккә салсаң да...
Бер мәртәбә җинаять юлына баскан кешенең туг-ры юлга әйләнеп кайтуы икеле. Менә 30 яшьлек бер түбәнкамалы да, караклык өчен Киров өлкәсендә дүрт ел утырып чыккач, туган шәһәренә кире кайтып җинаятьләр кылуын дәвам иткән. Ул «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендәге бер йортның йозагын ватып кереп, эретеп ябыштыру аппараты, тузан суырткыч, музыкаль үзәк һәм...