Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Җинаятьчеләр җәзасын алган

Түбән Кама суды «Тридцатовские» җинаятьчел төркеменең ике әгъзасына хөкем карары чыгарды. 20 ел элек кылган җинаятьләре өчен берсе - 16, икенчесе 17 елын каты режимлы колониядә үткәрәчәк. 90нчы елларда әлеге ирләр «Тридцатовские» җи-наятьчел төркеме әгъзалары булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, алар һәм «Стрелковские» төркеме 30нчы микрорайон территориясен бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, бер бәрелештә...

Түбән Кама суды «Тридцатовские» җинаятьчел төркеменең ике әгъзасына хөкем карары чыгарды. 20 ел элек кылган җинаятьләре өчен берсе - 16, икенчесе 17 елын каты режимлы колониядә үткәрәчәк.
90нчы елларда әлеге ирләр «Тридцатовские» җи-наятьчел төркеме әгъзалары булган. Тикшерүчеләр фикеренчә, алар һәм «Стрелковские» төркеме 30нчы микрорайон территориясен бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, бер бәрелештә шикләнелүчеләр һәм банданың тагын бер әгъзасы дүрт кешегә атканнар, шуларның икесе урында ук җан биргән.
- Титов һәм Кисляков җинаятьчел төркемнең актив әгъзалары булганнар, үзләре белән утлы корал йөрткәннәр, «общак» өчен акча җыйганнар. Барлык дәлилләр нигезендә, суд аларны гаепле дип тапты, - ди Түбән Кама шәһәре судының федераль судьясы Ленар Сәлахов.
Җинаятьчеләрне 1997 елда кулга алганнар. Тикшерү ике ел барган, гаепләре расланмагач, аларны иреккә чыгарганнар. Дәлилләр җыярга 20 елга якын вакыт китә. Ике ел элек Титов һәм Кисляков кабат кулга алынган. Өченче җинаятьчене әле эзлиләр.
Мәгълүмат НТР
сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X