Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – телефон аша кешеләрне алдаучы аферист

Шәһәр судында түбәнкамалылардн схемасы бер үк: ир телефоннан шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүләре һәм кичекмәстән акча кирәклеге турында хәбәр итә. Хөкем ителүче төрмәдә ничә елын уздырачак? Хөкемгә тартылучы ир-ат йөзен яшерә. Ә күптән түгел ул оялмыйча беркатлы хатын-кызларны алдап акчаларын үзләштерә. Казанда яшәүче 42 яшьлек ир аларга якыннарының авариягә эләгүләре...

Шәһәр судында түбәнкамалылардн схемасы бер үк: ир телефоннан шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүләре һәм кичекмәстән акча кирәклеге турында хәбәр итә. Хөкем ителүче төрмәдә ничә елын уздырачак?

Хөкемгә тартылучы ир-ат йөзен яшерә. Ә күптән түгел ул оялмыйча беркатлы хатын-кызларны алдап акчаларын үзләштерә. Казанда яшәүче 42 яшьлек ир аларга якыннарының авариягә эләгүләре турында хәбәр итә. Җинаять эшен ачмас өчен акча кирәклеген әйтә. Зыян күрүчеләр шунда ук банкоматка барып ул әйткән суммаларны күчерәләр.

Бүген аферистның эшмәкәрлегенә нокта куелды. Шәһәр суды аңа карата хөкем карары чыгарды. Гаепләнүче гомеренең алдагы өч елын каты режимлы төзәтү колониясендә уздырачак. Сүз уңаеннан, ул җаваплылыкка элек тә тартылган. Әмма үз гаебен тануы һәм үкенү турында әйтүе җәзаны җиңеләйтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – телефон аша кешеләрне алдаучы аферист

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X