Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бүре баласын бүреккә салсаң да...

Бер мәртәбә җинаять юлына баскан кешенең туг-ры юлга әйләнеп кайтуы икеле. Менә 30 яшьлек бер түбәнкамалы да, караклык өчен Киров өлкәсендә дүрт ел утырып чыккач, туган шәһәренә кире кайтып җинаятьләр кылуын дәвам иткән. Ул «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендәге бер йортның йозагын ватып кереп, эретеп ябыштыру аппараты, тузан суырткыч, музыкаль үзәк һәм...

Бер мәртәбә җинаять юлына баскан кешенең туг-ры юлга әйләнеп кайтуы икеле. Менә 30 яшьлек бер түбәнкамалы да, караклык өчен Киров өлкәсендә дүрт ел утырып чыккач, туган шәһәренә кире кайтып җинаятьләр кылуын дәвам иткән.

Ул «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендәге бер йортның йозагын ватып кереп, эретеп ябыштыру аппараты, тузан суырткыч, музыкаль үзәк һәм аның ике колонкасын, радиатор, шулай ук, 12 килограмм тавык ите һәм ике төрле колбаса урлаган. Шул рәвешле, йорт хуҗасына 7 мең сумлык зыян салган. Каракны эләктергәннәр һәм суд эскәмиясенә утыртканнар.
Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе А.Бикмурзин сүзләренә караганда, бу юлы суд каракны ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. Җәзасын ул каты режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк. Ә эретеп ябыштыру аппараты, музыкаль үзәк һәм аның колонкалары, радиатор йорт хуҗасына кире кайтарылган. Әмма зыян күрүче шуның белән генә канәгатьләнмәгән. Ул хөкем ителүченең 12 килограмм тавык ите һәм колбаса бәясен кайтаруын да таләп иткән. Шул рәвешле, хөкем ителүче әлеге ризык бәясен акчалата кайтарырга мәҗбүр булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев