Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

«Шестерка» түгел, оештыручы

Түбәнкамалы наркотиклар җитештереп, сәүдә иткән. Ирне озак еллар эзләгәч, Казахстанда табып, кайтарганнар. Ул «Тазовские» җинаятьчел төркем әгъзасы булуда да гаепләнә. Төркем 2010 елда Татарстанда спайслар (синтетик наркотик) җитештерү белән шөгыльләнгән.

Судта шаһит буларак «Тазовские» ның элекке җитәкчесе катнашкан. Ул үз гамәлләре өчен җәза алып, төрмәдә утырып чыккан инде, гаепләнүченең «шестерка» булганын, наркотик сатканын белмәве турында әйткән. Әмма тикшерүчеләр моның белән килешми. Эш материаллары буенча, гаепләнүче, киресенчә, оештыручыларның берсе булган. 
Ике дус җиңел генә акча эшләргә теләп, 2010 елда спайслар белән сату иткән «Тазовские» җинаятьчел төркеменә кергән. Бандага башка кешеләрне дә тартканнар. Кытайдан кайтартылган катнашмаларны Түбән Камада эшкәртеп, сатуга әзерләгәннәр. Судта җинаять эшенең 30 томы да өйрәнеләчәк. 
«Тазовские» төркеменең башка әгъзалары 2013 елда хөкем ителгән: оештыручысы 15 елга каты режимлы колониягә озатылган, калганнары 8-13 елга хөкем ителгән. Гаепләнүченең гаебе расланса, ул да озак вакытка рәшәткә артына эләгәчәк. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X